Лилиянең хыялы тормышка ашты
Мамадыш торак-коммуналь хезмәтләр җәмгыяте җитәкчесе Рәис Гатиятуллин, “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясенә кушылып, Красная Горка мәктәбе укучысы Лилия Зиякаеваның хыялын тормышка ашырды.
Ул аңа өй шартларында маникюр ясау җыелмасы бүләк итте. Иганәче аны Яр Чаллы шәһәренә махсус барып алып кайткан.
“Үземнең хыялым тормышка ашырына чын күңелдән ышанган идем”, - ди Лилия. Кыз киләчәктә фельдшерлыкка укырга җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев