Ковид яңадан һөҗүмгә күчте
Районыбызда аның белән авыручылар саны артты.
Быелның 7 аенда Мамадыш районында пневмониянең 334 очрагы теркәлгән. Июль аенда – 68 очрак булган! Шуның 44е – соңгы декадада. Димәк, авыру тагын бөтен позицияләр буенча һөҗүмгә күчкән! Соңгы ун көндә табиблар тагын 68 кешегә ОРВИ диагнозы куйганнар. Узган атнада Алабугадагы госпитальгә безнең районнан 15 кеше җибәрелгән. Госпиталь тулгач, җомга көнне кеше кабул итми башлаганнар. Бу атна башында Мамадыштагы ковид инфекциясе белән авыручыларны дәвалау өчен үзебездәге вакытлы йогышлы авырулар госпитале яңадан эшли башлады. Ул 25 урынлык. Бу атнада ук госпиталь тулды инде. Анда хәзер 27 кеше дәвалана. Аларның 25енә “ковид” диагнозы куелган. Берсе бик авыр хәлдә.
Язманың тулы вариантын Нократ” газетасының 6нчы август саныннан укый аласыз.
Рәсемдә: поликлиниканың актлар залында вакцина ясатырга килүченең анкетасын тутыру бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев