Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кодсыз җәмәгать транспортына утырып булмаячак

Билгеле булганча, Татарстанда 22нче ноябрьдән җәмәгать транспортында йөрү өчен пассажирлардан QR-код таләп итә башлаячаклар.

Аларны кондукторлар билетлар сатканда тикшерергә тиеш булачаклар. Әгәр кеше җәмәгать транспортына кодсыз утырырга җыена икән, аны кондуктор утыртырга тиеш түгел. Бу турыда Татарстан Республикасы Транспорт министры урынбасары Андрей Егоров пресс-конференциядә хәбәр итте. Җәмәгать транспорты өчен җаваплы оешма җитәкчесенә, әгәр ул  QR-код тикшерүне тәэмин итмәсә – 300 мең, кондукторга 50 мең сумга кадәр штраф түләтү каралган. Кодсыз пассажирны да 30 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Тиешле таләпләрне үтәмәүчеләргә карата КоАПның 20.6.1 маддәсе (“Гадәттән тыш хәлләр яисә аларның килеп чыгу куркынычы туган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү”) кулланылачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев