Кече Кирмән халкына яңа сөенеч
Кече Кирмән авылында бүген яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.
Ул районыбызда “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында җиткерелгән 17нче ФАП.
Аны ачу тантанасында муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев, авыл җирлеге депутатлары, авыл халкы һәм башка төбәкләрдә яшәүче якташлары катнашты.
Анда заманча медиөина ярдәме күрсәтү өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев