Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ике гүзәл ханыбыз зонаны уздылар

“Ел хатын-кызы” республика конкурсының Балык Бистәсе районында узган зона этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Мәгълүм булганча, анда сигез районның иң булган, иң уңган ханымнары катнашты.

Безнең район данын “Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Байкиева белән “Нократ” җирле туган якны өйрәнү оешмасы җитәкчесе Рәйсә Муллаәхмәтова  (өстәге рәсемдә) якладылар. Эпидемиологик вәзгыять аркасында номинантларның иҗади чыгышлары гамәлдән чыгарылды. Районнардан вәкилләр генә чакырылды. Конкурс комиссиясе әгъзалары аларга нәтиҗәләр турында мәгълүматларны ирештерделәр.
–Кызганычка каршы, быел әлеге чарага килүчеләр саны чикләнгән иде. Вәкил булып та конкурста катнашучы бара алмады. Шуңа күрә безне Хатын-кызлар советы әгъзасы Светлана Потапова тәкъдим итте. Ул комиссия эше вакытында шунда булды, безнең мәнфәгатьләрне яклады, – ди Светлана Байкиева.
Светлана ханым – “Хатын-кыз – ел үрнәге”, Рәйсә ханым “Өченче буын героинясы” номинацияләрендә берсүзсез җиңү яуладылар. Бәйге нәтиҗәләре билгеле булуга редакциягә шунда ук район Хатын-кызлар советы әгъзасы Юлия Аполлонова шалтыратты һәм бу җиңүләрдә җирле “Мамадыш ТВ” телеканалының да зур өлеше барлыгын белдерде.
–Ел саен безнең катнашучыларның видеороликлары авторлары булган телевидение хезмәткәрләре тырышлыгы белән “Ел хатын-кызы” конкурсы кысаларында лаеклы урын алырга насыйп була. Моның өчен зур рәхмәт сезгә! – диде ул.
Конкурсның республика этабы башкалабыз Казанда гадәттәгечә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан март аенда узачак.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев