Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гарәфә көн мөбарәк булсын!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика халкына якынлашып килүче Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре уңаеннан мөрәҗәгать итте. 19 июльдә Гарәфә көне белән бер үк вакытта Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дә киләчәк һәм 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика халкына якынлашып килүче Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре уңаеннан мөрәҗәгать итте. 19 июльдә Гарәфә көне белән бер үк вакытта Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дә киләчәк һәм 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, Гарәфә көне — ул хаҗ вакытында хаҗиларның Гарәфә үзәнендә үткәрү көне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд үзенең соңгы вәгазен шушы тауда сөйләгәне мәгълүм. Шуңа күрә бу изге җиргә килеп гыйбадәт кылу изге хаҗның аерылгысыз өлеше булып тора.

Камил хәзрәт сүзләренчә, дин кардәшләрнең барысы да бу көнне Гарәфә үзәнендә үткәрә алмый. Шул сәбәпле, хаҗ кылмаучы мөселманнар аны ураза тотып һәм догалар укып уздырырга тиеш.

Гарәфә көнендәге уразаның фазыйләте турында хәдистә әйтелә: Сөекле Рәсүлебез: «Гарәфә көнендә ураза тоткан өчен, Аллаһы Раббыбыз үткән һәм киләсе елдагы гөнаһларыбызны гафу итәр, дип өметләнәм» (Мөслим).

Хәзрәт искәрткәнчә, бу көннәрдә 19 июльнең иртәнге намазыннан башлап 23 июльнең икенде намазын да кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд» дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне пышылдап әйтә).

«Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе — адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер. Раббыбыз изге гамәлләребезне, гыйбадәтләребезне һәм хәерле ниятләребезне кабул итсен һәм Корбан гаетен каршыларга насыйп әйләсен!» диелә мөрәҗәгатьтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев