Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Егерме процент игеннәр суктырылды

Яңгырсызлык һәм көннәрнең кызу торуы быел игенчене сөендермәде: кырларыбызда былтыр җыеп алынган уңышның яртысы да үсмәде. Хәзергә район буенча бер гектардан суктырып алынган уртача уңыш 17,4 центнер бара.

Борчакны суктыру башлангач, әлеге күрсәткеч кимеп тә китте. Чөнки аның уңышы гектардан 10 центнерга да тулмый. Өстәвенә, игеннәр быел кыска сабаклылар да. Кукуруздан башка, районыбыздагы суктырып аласы бөртекле культуралар мәйданы 38 мең гектарга якын. Дүшәмбегә аның 10 мең гектарын суктырып алдылар. Урып-җыю эшләре бүгенге көндә бөтен хуҗалыкларда һәм фермерларда бара. Көзге культуралар урагы төгәлләнеп килә. Бүген-иртәгә аларга нокта куелачак. Эш фронты хәзер тулы куәтенә сабан культуралары басуларында бара.Районыбыз кырларында бүгенге көндә алтмышлап комбайн эшли. Арпаның уңышы уртача күрсәткечтән центнер ярымга югарырак чыга.

 

Синоптиклар аяз көннәр вәгъдә итәләр. Болай аяз торса, урып-җыюны тизрәк төгәлләүдә тоткарлык булмаячак.

 

Хуҗалыкларда һәм фермерларда кышлату чорына терлек азыклары хәзерләү дә дәвам итә. Хәзергә бер шартлы башкав 11 шарты центнер терлек азыклары хәзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш Урак