Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дүрт авылның берсе

Бераз тарих Марилар яши торган Каргалы авылы районыбызның территориясендәге марилар компактлы яши торган дүрт авылның берсе. Ул Көек-Ерыкса авыл җирлеге территориясендә урнашкан.

Ул 1710нчы елдан бирле билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда аның атамасы Яңа Шыя булган. Авылда иң күп кеше яшәгән чор 1908нче ел була. Бу вакытта биредә 688 кеше гомер иткән.

Узган гасырның 1931нче елында авылда колхоз оеша. Унтугыз елдан ул Молотов исемендәге колхоз (Зур Шыя авылы) белән берләшә. Тагын тугыз елдан – Зур Шыя, Көек-Ерыкса, Яңа Комазан, Иске Черкас, Гришкино авылларын берләштергән “Дружба” колхозына керә.

Авылның бүгенгесе

Бүгенге көндә авылда барлыгы 24 йорт бар. Кызганычка каршы, аларның яртысы буш йортлар. Пропискада 34 кеше булса да, чынлыкта исә биредә 21 кеше генә яши. Шуларның 2се – мәктәп яшендәге балалар. Сиксән алты яшьлек Зиновия Егорова тумышы белән Зур Шыя авылыннан, 1960нчы елда Каргалыга килен булып төшә. Бүгенге көндә инвалид улы Александр белән 1991нче елда ак кирпечтән төзелгән йортта яшиләр. Өй каршындагы бакчада тирәк үсеп утыра. Аңа алтмыш ел чамасы инде. Хәер, бу төр агач авылда адым саен диярлек. Баксаң аның үз асылы бар икән.

–Тирәк ул һаваны чистартучы агач. Аны безнең бабаларыбыз гомер буе утыртканнар, – дип сөйли Зиновия түти.

Аның әйтүенчә, совет чорында авылда кибет, башлангыч мәктәп, китапханә булган. Анисия һәм Иван Егоровлар, Кузьминнар Каргалыда күп балалы гаиләләрдән саналганнар. Зиновия түти  ире Илья белән җиде балага әти-әни булалар. Ләкин ике кызлары яшьли үләләр.

Зиновия Егоровадан сорау: “Авылда оешкан колхозның беренче исеме нинди булган”.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев