Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Даниилгә ярдәм итик

Аңа ДЦПлы авыру инвалидлар өчен махсус кресло-коляскасы кирәк.

Язмышы аңа тумыштан рәхимсез була. Әнисе Альбина Александровна аны Казан хастаханәсендә тапкан. Бала тугач та бер ай реанимациядә яткан. Аңа ДЦП диагнозы куялар. Моңа гидроцифалия дә өстәлә. Безнең тел белән әйткәндә, бу баш шаулавы, дигән сүз. Февральдә туган баланың башына август аенда операция ясыйлар. “Башына су җыела. Шлангасы хәзер дә чыгып тора”, – ди әнисе Альбина Александровна Данилова.

 

Табиблар комиссиясе инвалидлыгын раслап ике ел узганнан соң инвалидлар кресло-коляскасы бирәләр. Хәзер инде Даниилга 17 яшь. Киендереп тышка алып чыгасы булса, соңгы елларда ул коляскасына сыймый да инде. Шуңа күрә менә 6 ел чамасы әнисе аны үзе күтәреп йөртергә мәҗбүр. Ә бит малай үсә, авырая. Шат күңелле егеткә әйләнгән инде ул.

“Кайчагында “Яшьлек” скверына барабыз. Башкалар сквер буенча йөргәндә, ул машинада утыра. Мин дә аның яныннан китә алмыйм. Саклап утырырга кирәк. Бер көнне икенче бүлмәгә чыккан идем. Нәрсәдер дөбердәгәнгә кереп карасам, идәндә кулларын җәеп ята”, – ди әнисе.

 

Яшь организм яшәргә омтыла. Гаилә дә аңа булыша. Мамадыштагы торак-коррекцияләү мәктәбен тәмамлаган. Башта Красная Горка мәктәбендә 3 сыйныф укыган, кабат коррекцияләү мәктәбенә күчергәннәр. Укытучылар атнага өч көн укытырга килеп йөргәннәр.

 

–Өйдә генә утырасым килми шул. Урамга да чыгасым килә. Анда чыгарга кресло-коляскам юк. Элеккесенә сыймыйм инде, – ди Даниил. Үзе сыярлык махсус кресло-коляскалы булу аңа олы дөньяга, кызыклы һәм файдалы аралашуларга да юл ачар иде. Ә бит хәзер ул күбрәк иртәдән кичкә кадәр дүрт стена арасында. Гел күтәреп йөртү әнисенә бик авырга туры килә. 

 

Әйдәгез, бергәләп Даниилга өендә, урамда утырып йөри алырлык, ДЦП авырулы инвалидлар өчен эшләнгән, махсус кресло-коляска бүләк итәбез! Моның өчен 112 мең сум акча кирәк. ХЭәзергә 62 мең сум җыелды инде.

 

Акча күчерү өчен реквизитлар: Сбербанк картасы: 2202 2007 2147 2759. Альбина Александровна Данилова. Телефон номеры: 8 987 173 80 63 Сбербанк картасына беркетелгән. Редакциягә мөрәҗәгать итәргә теләсәгез, 3-15-01 телефон номерына шалтыратыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Даниил Ярдәм