Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүп өчен ник түләмиләр: авылда теркәлеп, читтә яшәүче мамадышлыларның бурычлары җыела

Район халкының каты коммуналь калдыкларны чыгаручы “Гринта” ҖЧҖнә 4 миллион сумга якын әҗәтләре бар.

“Авыллар статистикасын карасак, “антирейтингны” Көек-Ерыкса һәм Соколка җирлекләре ача. Бу төбәкләрнең һәркайсында безнең оешмага 400 мең сумга якын бурыч җыелган. Пропискада Мамадыш районында булып, вакытлыча башка җирдә яшәү – гражданинны теркәлү урыны буенча каты коммуналь калдыклар (алга таба – ККК, иск.автор) өчен түләүдән азат итми. Моңа ирешү өчен әлеге фактны безнең оешма аша документлаштырырга кирәк”, – дип хәбәр итте “Гринта” ҖЧҖнең райондагы вәкиле, юнәлеш җитәкчесе Павел Гусев.

 

Аның сүзләренчә, ККК белән эш итү буенча хезмәт өчен түләүне яңадан исәпләүнең берничә очрагы бар: кулланучы вафат булган; торак йортны янгын юкка чыгарган; өй яшәргә яраксыз дип табылган; җир участогында бина юк; биредә теркәлүче вакытлыча башка җирдә яши; йортта теркәлүчеләр саны дөрес күрсәтелмәгән. Әгәр дә сезнең яки якыннарыгызның “Гринта”га бурычлары бар һәм вәзгыять югарыда саналган категорияләрнең берсенә туры килә икән, гариза һәм документлар тупланмасы белән райондагы бердәм исәпләү үзәгенә (ЕРЦ), яки greenta.su электрон адресы буенча региональ операторның сайтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әҗәтегезнең әллә ничә нольлегә әйләнгәнен көтмәгез.

 

“Гринта” җәмгыяте Мамадыш районы авылларыннан ККК чыгару белән 2019нчы елның гыйнвареннан шөгыльләнә. Махсуслаштырылган автомашиналар торак пунктларга кыш айларында бер, җәй көне ике мәртәбә киләләр. 

Махсуслаштырылган автомашиналар торак пунктларга кыш айларында бер, җәй көне ике мәртәбә киләләр.

Автор фотосы 

 

Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Фидаил Шәйхетдинов сүзләренчә, кайбер гаиләләрнең әлеге оешмага 13 мең сумга якын бурычлары җыелган.

 

“Әҗәтлеләр исемлегендә булучыларның барысы да бездә теркәлеп, читтә яшәүчеләр түгел. Монда гомер итүчеләр арасында да түләмәүчеләр бар. Аларның су өчен түләү юнәлешендә дә шундый ук проблема. Авыл активы белән андыйларның өйләренә барабыз, кисәтүләр ясыйбыз”, – диде Фидаил Шәйхетдинов.

 

“Бурычлылар исемлеген алып кайттым. Хуҗаларына шалтыратып чыктык. Яңадан исәпләү категориясенә караучылар бездән килеп белешмә алырга, шуның белән “Гринта”га барырга тиешләр”, – дип хәбәр итте Соколка авыл җирлеге башлыгы Айрат Рәхимҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев