Чәчәкле печәнне маллар ярата
Бүген авыл халкы малына кышлык печән әзерләп кую уе белән яши. Аны берәүләр сатып ала, икенчеләр – үзләре чабалар.
–Бер атна инде Шәдче һәм Тәкәнеш авыл җирлекләре бригадалары “Арпач” болынында эшлиләр, – дигән иде район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин.
Малмыжкага җитәрәк – тау өстеннән, Көек Ерыкса - Малмыжка - Нократ елгасы арасындагы территориядә печән рулоннары күренә башлаган иде инде. Аларны санап бетерә торган түгел. Малмыжканы узгач, уңга борылып, болыннар ягына кереп киткән идек, озак та бармадык, каршыга әрҗәсенә ике кат итеп печән рулоннары төягән ярымприцеплы “КамАЗ” машинасы очрады. Хуҗасы Шәмәк авылыннан Фәнис Ситдыйков булып чыкты.
–Үзебезнең Шәмәк белән Иске Чәбиядән сораучыларга алып кайтам, Кукмара белән Теләче якларыннан да печән сораучылар күп. Аларда – корылык, яңгырлар азрак яуган, – диде ул. Фәнис үзмәшгуль икән.
“КамАЗ” артыннан ук арбасына рулоннар төягән “МТЗ” тракторы да килеп җитте. Аның хуҗасы Шәдче авыл җирлегеннән Дамир Фазылов иде. Ул печәнне Шәдче, Ямаш, Юкәче, Вахит, Шәдче башы, Ташлыяр авылларына ташый.
–Болынга узган атнаның дүшәмбесендә төшкән идек. Чабуда дүрт трактор эшләде. Бездән – Зөлфәт Сәлимов; Көмешкүл, Көек Ерыкса, Шәмәк авыл җирлекләре башлыклары Илгизәр Сәләхетдинов, Фидаил Шәйхетдинов, Илшат Зиятдинов. Кибә башлагач, башта масасаны “ГВК” белән җыйдырдык, аннан прессладык. Барысы 500ләп рулон чыкты. Аларның һәркайсы яртышар тонна килә. Техникаларны төнгә болында калдырып эшләдек. Аларны саклап икешәр кеше кунып яшәде. Ашауны да шунда әзерләдек, – дип сөйләде Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков.
–Әзерләгән печәннәрне өләшеп бетергәч, Питраудан соң тагын чабарга чыгабыз. Анда участоклар күп әле, – ди Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов.
Печәннең бәясе былтыргы кебек үк. Арттырмаганнар. Халыктан сорау зур булуын да әйттеләр. Печән кирәк кешеләр авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итсәләр, аларны китертү оештырылачак.
Хуҗалыгы өчен печәнне үзләре чабып әзерләүчеләр дә күп әле районда. “Арпач” болыннарына барганда, юл уңаенда, Көек Ерыксадан Айдар Нуриев очрады.
–Бер тана белән үгез асрыйм. Элек өч сыерым бар иде. Лейкозлы дип табылдылар да, бетерергә туры килде. Көн саен шушылай печән чабарга болынга чыгып керәм. Иртәнге 8дә барам, әбәткә әйләнеп кайтам. Монда җир күп бит. Бер өлешен малларга салам. Аларны көтүгә чыгарып йөртмим. Артып калганын киптереп сәндерәгә атам. Кышка җитәрлек булмаса, үзебезнең авыл фермерлары Руслан Давыдов, Раиф Рәхмәтуллиннардан сатып алам. Алар шушы болыннардан әзерләп саталар. Чапкычлары да, пресслары да бар, – дип сөйләде ул.
Айдар үзенең “МТЗ” тракторы белән килгән иде. Печән ташу өчен җыйнак кына арбасы да бар. Ә печәнне, элеккеге кебек чалгы белән чапмый чапмый инде. Заманча моточалгы алган.
–Печән әйбәт монда. Гел чәчәк кенә. Мал яратып ашый торган, – дип, болынлыкларны мактап та алды ул. Быел үләннәрнең былтыргыдан юкарак булуын да әйтеп узды. Озак вакыт яңгыр яумый тору, 30 градустан югарырак кызулык аларга да тәэсир иткән.
Районыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермерларда яшел уракка июнь башында ук керешкәннәр иде. Барысы 18 мең тоннадан артыграк печән әзерләнгән, 35 мең тоннага якын сенаж салынган инде. Хәзергә район буенча бер шартлы терлеккә 7,8 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Наил Низамиев сүзләренә караганда, ул 22 центнер азык берәмлегенә җиткереләчәк. “АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыяте күпьеллыкларын икенче кат чабарга керешкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев