Бөртекле культуралар урагы экваторына җитте
Районыбызның байтак кына фермер хуҗалыклары үзләренең игеннәрен суктырып бетерделәр дә инде. Уҗым культураларыннан “Омар” агрофирмасында 500 гектарлап көзге бодай гына калды.
Эшләр хәзер арпа һәм язгы бодай басуларында бара.
Район буенча бер гектардан уртача 18,3 центнер уңыш суктырып алына. “АПК “Азык-төлек программасы”нда әлеге күрсәткеч 20 центнердан югарырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев