Бәрәңге орлыгы кирәк булса
Районыбыз халкы өчен орлыклык бәрәңге кайтару дәвам итә. Бүген дә шәһәрдәшләребездән һәм авыллардан кергән заявкалар буенча “Королева Анна” сортлы бәрәңге алып кайтып өләшенде. Бу юлы аны элекке “Сельхозтехника” территориясендәге УПТК складыннан тараттылар.
Шәһәр башкарма комитетында (3-11-96 телефоны буенча) һәм авыл җирлекләрендә заявкалар туплау дәвам итә. Бәрәңге орлыгын яңартырга теләгәннәр мөрәҗәгать итә алалар. Район Башкарма комитеты аны тагын алып кайтуны дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев