Бүген спирт заводы коллективы вакцина ясатуның икенче этабын узды
Ковидка каршы вакцинаның икенче этабы 20 кешегә ясалды. Тагын 11 кеше беренче компонентын ясаттылар.
Бүгенге көнгә Мамадыш районы буенча 6952 кешегә вакцина ясалды. Моңа өлгермәгәннәр сузмасыннар иде. Мамадыш районында да вируслы пневмония очраклары күбәйде. Ковид белән авырмауның бер генә юлы бар – вакцина ясату. Ул антитәнчекләр формалаштыруга ярдәм итә.
Вакцина ясатырга теләүчеләр хәзер район үзәк хастаханәсе администрациясенең актлар залында кабул ителәләр. Ул эш көннәрендә иртәнге 8.00дән кичке 16.00 сәгатькә кадәр эшли. Шимбәдә – төшкә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 8(85563)3-16-65. 122 номеры буенча да шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев