Балаларда мәрхәмәтлелек тәрбияләнә
Иске Комазан авылы мәдәният йортында "Мәрхәмәтлелек - елмаюдан башлана!" дип исемләнгән тәрбияви чара үткәрделәр.
Балалар кешеләрдә иң асыл сыйфатларны чагылдырган шигырь, мәкальләрне искә төшерделәр, күңелгә үтеп керә торган тылсымлы сүзләрне атадылар, әкият геройларын барладылар. Күмәкләшеп йөрәк рәсеме ясап, "Дустыма минем теләгем" исеме астында үзләренең йөрәк түрләреннән чыккан хис-тойгыларын язып, бер-берсенә җиткерделәр. Җиңүче билгеләнде, һәр катнашучыга бүләкләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев