Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Апый" чишмәсе балаларны җырлап сәламләде

Югары Сон авылы китапханәсе, туган ягыбызның табигатен өйрәнүне дәвам итеп, туган төбәгебезгә мәхәббәт, чишмәләргә сакчыл караш тәрбияләү максатында, балалар белән "Апый" чишмәсенә экскурсия оештырды.

Анда "Чишмәләрнең кадерен белегез" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Чишмәнең тибеп чыккан урыны, исем-атамасы, суының сихәте турында фикер алышу да булды. Балалар Илдар Юзеев, Муса Җәлилнең чишмә турындагы шигырен укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Китапханәдә «Авылым чишмәләре" альбомы, балалар ясаган рәсемнәр һәм китаплардан күргәзмә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Сон Чишмәләр Экскурция