Аның белән кул биреп күрешүчеләр бар
Бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның тууына 85 ел тулды.
Шушы уңайдан без райондашларыбызга ике сорау белән мөрәҗәгать иттек: “Минтимер Шәриповичның республикабыз белән җитәкчелек итә башлаган һәм иткән еллары ничек исегездә калган? Аның Мамадышка килгән чакларын ничек хәтерлисез?”
Илгизәр Ибраһимов, 1991-1994нче елларда районыбыз хакимияте башлыгы:
–Үзем Мамадыш районы белән җитәкчелек итә башлагач, күп тапкырлар очраштык. 1991нче елда Президент сайлаулары алдыннан да Мамадышка килгән иде. Район мәдәният йортында халык белән очрашу үткәрелде. 1991-1994нче елларда бездә өч-дүрт тапкыр булды. Берсендә Удмуртиядән кайтышлый керде. “Мамадыш” совхозы фермаларында булдык. Ул вакытта директоры Минневәли Шәйхаттарович Насыйров иде. Аңа яңа “Волга” машинасы биргән чак. Өенә әбәткә чакырды. Минтимер Шәрипович бик тиз рәхмәт әйтеп риза булды. Күп тапкырлар аралашкан кеше буларак, ул – бик акыллы, гади, һәр төрле темага иркенләп сөйләшә торган кеше, дип әйтә алам. Кешене авыр хәлдә калдырмый, гел булыша.
Туксанынчы еллар башында җитәкчеләрне чит илләргә тәҗрибә уртаклашырга алып бару гадәткә кергән иде. Хуҗалыклар җитәкчеләре һәм районнар башлыклары Австриядә, Венгриядә булдылар. 1994нче елның гыйнваренда Америка Кушма Штатларына барып кайттык.
Сораштыруның тулы вариантын сез “Нократ” газетасының бүгенге саныннан укый аласыз.
Рәсем 1998 елның 28 маенда Хәтер аллеясында Минтимер Шәймиевның халык белән очрашуы вакытында төшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев