Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

22 ноябрьдән гамәлгә керәчәк чикләү чаралары мәгълүм булды

ДУСТЫҢА ҖИБӘР - белеп торсын

 

Татарстанның Министрлар кабинеты коронавирус инфекциясен таралуга каршы тору максатыннан республиканың җәмәгать транспортында пассажирлар өчен чикләү чаралары кертү турында карар кабул итте. Рәсми документ Министрлар Кабинетының 208 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертә. Алар 22 ноябрьдән башлап гамәлдә булачак.

 

Шулай итеп, Татарстан халкы нинди үзгәрешләргә әзер булырга тиеш?

 

– 15 ноябрьдән театр, кинотеатр, цирк, концерт залларына 18 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар бары тик QR-код күрсәткән очракта гына керә ала;

 

– 22 ноябрьдән башлап 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә җәмәгать транспортында (такси, җиңел машиналардан тыш), метро, шәһәрдәге җир өсте электр транспортында QR-код белән генә йөрү мөмкин;

 

– 22 ноябрьдән автовокзалларда, автостанцияләрдә шәһәр яны һәм муниципальара маршрутларга билет сату QR-код күрсәткән очракта гына башкарыла. Искәрмә булып 18 яшьтән яшьрәк һәм төбәкара пассажирлар тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 22 ноябрь Чикләүләр Куар-код

2
X