Татар халык ашлары телеңне йотарлык!
Югары Сон мәдәният йортында Пушкин картасы кысаларында "Татар халык ашларына мастер класс" үткәрелде.
- Әлеге чарага Усали зонасындагы мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар чакырылган иде. Кунакларыбыз көткәннән дә күбрәк килделәр. Чарабыз өч өлештән торды: беренче өлеш - мастер класс, икенчесе - үзешчәннәребез, фольклор коллективларыбызның музыкаль номерларыннан төзелгән программа, өченче өлеш укучыларыбызның үз куллары белән ясаган ризыклар белән чәй эчеп, кискэн токмачлы аштан авыз итү булды. Кунакларыбыз әлеге чарадан бик канәгать калдылар, - дип хәбәр итә Гөлсинә Гарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев