Мамадыш керәшеннәре башкаланы гөрләтәләр
Казанда, җырчы Җәкәү йортында Мамадыш керәшеннәре айлыгы бара
Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә агымдагы елда дүрт район - . Питрәч, Кукмара, Чистай, Кайбыч керәшеннәре үз айлыкларын оештырырга өлгергәннәр инде. Җәйге өч ай тәнәфестән соң, эстафета таягын мамадышлылар кабул итеп алды. 6нчы сентябрь көнне айлыкның ачылыш кичәсе булды. Чараны Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе, Мамадыш районы мәдәният бүлеге башлыгы Степан Спиридонов һәм район мәдәният йортының өлкән методисты Роза Галкина бик кызыклы һәм җылы итеп алып бардылар.
- Районыбызда 19 керәшен авылы бар. Аларда 12 керәшен фольклор ансамбле эшли, - ди Степан Петрович.
Шул ансамбльләрнең икесе бүгенге кичәгә ямь бирде. Дүсмәт авылының “Җиңгәчәйләр“е оешканга инде дистә елга якын. 2017нче елда халык ансамбле исемен алдылар. Алар үзләре белән якыннан таныштырдылар, авылларының җыр - биюләрен башкардылар. Владимирлыларның 2017нче елда оешкан “Талир тәңкә“ ансамбленең дә репертуары бик бай. Солистлар үзләренең җор теллелекләрен дә, матур җырлауларын, биюләрен дә һәм уен коралларында уйный белүләрен дә күрсәттеләр. Казан театр училищесының 4нче курсында белем алучы авылдашлары Денис Михайлов белән таныштырдылар. Ул ансамбль белән бергә “Чибәр кызга“ керәшен халык җыруын башкарды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев - Владимир авылы тумасы. Ул бирегә райондашларын һәм авылдашларын күрергә килгән. Кичәнең кадерле кунагы, күренекле якташыбыз Миңгол ага Галиев белән икесе дә үзләренең якты хатирәләрен уртаклаштылар. Лиза Сергееваның үзе иҗат иткән җырлары да тамашачылар күңеленә хуш килде.
Мәдәни үзәкнең музеенда Мамадыш керәшеннәренең тарихын, мәдәниятен чагылдырган экспозиция эшли. Килгән кунаклар безнең район керәшеннәренең кием элементлары, бизәнү һәм көнкүреш әйберләре, тәре аллары үрнәкләре белән кызыксынып таныштылар.
Кичәдән онлайн трансляция баруы күпләргә эксклюзив очрашуга кушылырга, аны үз күзләре белән күрергә мөмкинлек бирде.
Киләсе очрашу 14нче сентябрьдә булачак, рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев