Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дороги без опасности

Фирая Мингалиева: “Улыбызның сөйкемле сөяге бар иде”

Руль артында үзеңнең сак йөрүең, игътибарлы булуың гына җитми икән әле – көтелмәгән тарафтан башкаларның китереп бәрүе дә бар.

2014нче елның 6нчы ноябрьгә каршы төндә Казанның Киров районы Юдино бистәсендәге төнге юлда ундүртенче модель “Лада” һәм “Шевроле Авео” (такси) машиналары кара-каршы бәрелешә. Такси йөртүче каршы полосага чыгу аркасында килеп туган һәлакәттә салмак кына тизлектә үз юлы буйлап барган “Лада” машинасы йөртүчесенең гомере өзелә. Авыр тән җәрәхәтләре алу аркасында хастаханәдә җан биргән бер гаепсез 24 яшьлек улымның үлеменә һаман да ышанып бетә алмыйм.

“Көлешә-көлешә чәй эчкәннәр”

Шул елны кызым Юдинода фатир алды. Улым шуннан бирле буш вакыты булган саен булышты, бүлмәгә ремонт ясашты. Ул көнне дә эштән соң кызым Венера үз янына чакыра. “Гел эшләргә генә димәгән, кунакка да кил. Үземә генә күңелсез, сөйләшеп утырырбыз”, – дигән. Улым кибеттән зур пицца алып килгән. Көлешә-көлешә чәй эчкәннәр. Шул кичтә улым, кинога барып кайтыйк, ди. Венера сөйләшеп утырыйк әле, киноны башка вакытта карарбыз ди. Шуннан соң бергәләп ашарга пешерәләр. Шул вакытта кинога чыгып китсәләр, мондый хәл булмас иде. Тәкъдиргә шулай язылгандыр инде.

“Үзлегеннән Коръән укырга өйрәнде”

Дин белән кызыксына башлады улым. Үзлегеннән Коръән укырга өйрәнде. Хыяллары күп иде балакаемның. Безнең якларда җиләк күп була бит. Рәмис тә җиләк җыярга яратты, шуны сатып акча да эшли иде. Киләсе елга отпускны җиләк вакытында алам әле, дип хыялланды. Эре җиләкләр белән чиләген бик тиз тутыра иде. Сөйкемле сөяге бар иде улыбызның. Шуңа күрә мәктәптә укытучылары да, дуслары да, үзебез дә нык яраттык.

Соңгы күрүем булды

Күзләре һәрчак серле тоела иде улымның. Ачуланып та булмый иде үзен. Кара күзләре белән матур итеп карар иде дә, бөтен үпкә онытылыр иде. 4 ноябрьдә дә улымны күзләренә карап озатып калдым. Шул күз карашларын соңгы тапкыр күрүем булган. Берни сиздермәде. Ул көнне өчесе – кыз һәм кияү белән бергә китте алар. Хәзер уйлап утырам да, Рәмис күңеле белән нидер сизде микән әллә, дим. Кешеләргә карата ярдәмчел булды ул. Үзенә кирәге булмаса, кулындагы кыйммәтле әйберләрен дә мохтаҗракларга бирер иде. Быел оныгыма атап корбан чаласыбызны белгәч тә: “Миңа кирәгрәк иде ул”, – дип әйтеп куйды. Эч серен бервакытта да ачып бетермәде. Үз мәшәкате белән башкаларны борчыйсы килмәгәндер, күрәсең.

“Такси машинасы аның каршына очып чыккан, диләр”

Риза-бәхил булып ятадыр, төштә күргәнем юк. Урыны оҗмахта булсын инде. Тәртипле, эчми-тартмый торган егет иде ул. Ул төндә дә җай гына барган көйгә шәһит киткән бит. Такси машинасы аның каршына очып чыккан, диләр. Безнең янга такси шоферы туганнары белән килеп китте. Татар кешеләре. Карап торышка 50 яшьләр тирәсендәге ир-ат. Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшиләр икән. Ихластан гафу үтенделәр. Аны гына да гаепләп булмый.

“Биш минуттан кызыма шалтыратканнар

Апасы янына кунакка килгән җиреннән Рәмис төнгә каршы кайтыр юлга кузгала. Чыгып китүенә 5 минутлап вакыт узу белән Рәмиснең телефоныннан бер ир-ат Венерага шалтырата, аның һәлакәткә юлыгуын, хастаханәгә алып китүләрен җиткерә. Ашыга-кабалана чыгып китәләр. Алардан ерак түгел генә булган әлеге һәлакәт. Инде халык җыелган. Барысы да: “Исән, “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән алып киттеләр”, – дип аңлата. Машинасына бик нык кысылган булган Рәмис. Көч-хәл белән генә чыгара алганнар. Венера хастаханәгә китә, киявебез һәлакәт булган урында кала.

12нче номерлы шәһәр хастаханәсендә дә билгесезлек һәм энесенең идәндә аунап яткан канлы киемнәре генә каршы ала Венераны. Таңга кадәр диярлек җанына урын таба алмыйча, белгән догаларын укып чыга, танышларына шалтыратып, догада булуларын сорый. Башы нык имгәнгән улыма  ашыгыч рәвештә операция ясалса да, баштарак табиблар, коткарып калу мөмкинлеге бар, дип тынычландырса да, берничә сәгатьтән Рәмиснең үлгәнен хәбәр итәләр.

Эш белән юандым

Еламаска сүз бирдем! Апамның төшенә кергән – Рәмис матур итеп киенгән, кыяфәте борчулы, ди. “Мине хур кызлары көтә, ә әни җибәрми!” – дигән. Күз яшен артык коярга ярамый бит, мәетләр барысын да белеп яталар...Башта авырдым. Аннары чираттагы ялымны алдым. Кырыгы узгач кына эшкә чыктым. Кеше арасында, хезмәт белән бераз юандым.

Апа белән эне дуслыгы

Кызым, энесе тугач шулкадәр куанды инде! Бишеге яныннан китмәде...Инде, үзе мәктәпкә кергәч Рәмисне бакчадан вакытыннан алда барып ала иде. Безнең редакциягә йөгереп керә дә: “Әни! Ышаныч кәгазе язып бир әле! Рәмисне барып алам!” – ди.

Тәрбиячеләр каты тормаса көн саен шулай итәр иде...Йортыбыз су буенда булгач бигрәк тә саклады кызым Рәмисне. Шушы көнгә кадәр яныннан җибәрмәде дисәм дә дөрес булыр...Әмма, Аллаһының язганыннан узып булмый икән.

...Апа белән сеңел дуслыгы турында җырлар күп, ә менә апа белән энекәшнең татулыгын чагылдырганы юк бугай. Әгәр андый җыр язырга теләсәләр, һичшиксез, Венера белән Рәмиснең искитмәле туган җанлылыгын өлге итсеннәр! Кызым, энесе солдатка киткәч, әти-әнисен үз машинасына утыртып Ленинград өлкәсенә чыгып китәргә батырчылык итә. Туганы янына ашкынып 3600 чакрым юл уза ул! Егетнең җирдән иртә китәсен күкләр сиздертәнме әллә соң? Кендекләре береккән сыман һаман бергә булырга омтылылар...Рәмиснең соңгы киче дә апасының фатирында узган булып чыга...

Халык ташкын булып агылды

9нчы ноябрьдә улымны озатырга халык ташкын булып агылды. Тәкъдиренә шулай язылган булгандыр – яшьли гүр иясе булды. Шунысы кызганыч: үзенең саксызлыгы аркасында якты дөньядан китмәде. Тормыш юлыннан ничек тыныч атлаган булса, тимер атын да шулай җай гына кугалаган. Ни кызганыч – үзе түгел, үлем дигәне каршысына атылып чыккан аның. Башкаларга мондый кайгыны Аллаһы Тәгалә күрсәтмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев