Бу атнаның дүшәмбесеннән Мамадыш шәһәрендә Нократ елгасы ярын ныгыту эшләре кабаттан башланып китте. Ул Нократкә Ушма елгасы кушылган борылыштан аска таба 300 метр араны колачлаячак. Исегезгә төшерәбез, елга ярының 2 чакрымлап өлеше инде ныгытылган иде.