Мамадышның беренче имам-хатыйбы булган, бу вазыйфаны 1906нчы елдан 1931нче елга кадәр башкарган, Мамадыш кантоны мөхтәсибе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Мөхәммәд Бөркетовның язмышы бик фаҗигале тәмамлана.
Илдә колхозлаштыру сәясәте башлангач, урыннардагы дин әһелләре дә органнар колпагы астына алына. Аларга партиягә һәм хөкүмәткә каршы сәясәтне башлап йөрүчеләр тамгасы сугыла, төрмәләргә, сөргеннәргә озату, физик...