Дүшәмбе көнне төштән соң башланган давыл районыбызга да шактый бәлаләр салырга өлгерде.
Җил шул кадәр көчле булды ки, шәһәр һәм авылларыбыз урамнарындагы, басулардагы электр баганарын сындырды, линияләрне өзде, өй һәм лапас түбәләрендәге шиферларны, калайларны очырды. Гадәттә мондый давыллар безнең якларда җәй көннәрендә була торган иде. Давылның беренче дулкыны узуга район...