"Хәтер начар булу", бурычларыңны оныту беркемне дә акламый. Киресенчә, өстәмә мәшәкатьләр дә китереп чыгара.
Элек безнең буынны: "Киләчәктә коммунизмда яшәячәкбез. Ул вакытта акча булмаячак. "Һәркемнән - хезмәтенчә, һәркемгә - хаҗәтенчә,"-дигән принцип өстенлек итәчәк," - дип тәрбияләп үстерделәр. Хәзер су өйләргә кергән, утын әзерлисе юк, зәңгәр ягулык күп кенә мәшәкатьләрне киметте,...