Телевизордан алдап-йолдап әби-бабайларга төрле приборлар сатучылар турында тапшыру карадым да, кулыма каләм алдым әле.
Туган авылым - Уразбахтыны узгынчылар читләп үтми. Алыпсатарлар көнаралаш капка кага, кемнәр генә килеп керми: чегәннәр, үзбәкләр, вак сәүдәгәрләр... Шундыйларның бер ишләре былтыр безнең авылдагы әби-бабайларны да төп башына утыртып киткәннәр. Хезмәт ветераннарын авыл башындагы Сария...