Мамадыш районының 34 мәктәбендә бүген "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре узды. Районыбыз мәктәпләрен 312 кыз һәм егет тәмамлады.
Шәһәрдәге 1нче санлы мәктәпнең "Соңгы кыңгырау" бәйрәме район мәдәният йортында узды. 44 чыгарылыш укучысын бәйрәм белән котлап, зур тормыш юлына чыкканда хәерле юллар, имтиханнарын тапшыруда уңышлар теләп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф сыйфаты...