"Радуга-"Салават күпере" беренче республика балалар-яшүсмерләр фестивале милли мәдәнияткә гашыйк 6-18 яшьлек сәнгатькәрләрне 21нче апрельдә башкалабызга җыйды. Татар, рус, украин, чуваш, удмурт җырчылары, Кавказ, Себер, Европа халыклары биючеләре, төрледән-төрле вокаль-инструменталь ансамбльләр Татарстан Халыклар дуслыгы йортында көне буе көч сынаштылар. Кече Кирмән авылының Фарил Дөлмиев җитәкчелегендәге 23 кешелек "Сандугач" халык уен кораллары...