Кичә Мамадыш районы территориясендә биш юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шәһәр эчендэ булган өч һәлакәткә тагын икәү өстәлде. Алары Мәскәү-Уфа юлында булды. Бер очракта ике машина җиңелчә бәрелешкән. Ә менә икенчесендә "Магнит" кибетләрен товар белән тәэмин итүче йөк машинасы юл кырыена каплана. Нәтиҗәдә кәнфит-печеньелар, җиләк-җимеш, казылык, гомумән никадәр товар булган - барысы...