Үзе шагыйрь, язучы-эзтабар, журналист, мөхәррир булган шәхес бүген татар дөньясында берәү генә. Ул - якташыбыз Шаһинур Мостафин. Кайчан карама, йөзе ачык, якты булыр. Үтә ярдәмчел кеше. Исәнләшеп, күрешергә кулыңны сузуга, ул сиңа рәхмәт яудыра башлый. Саубуллашып, инде байтак ара киткәч тә, артыңнан, «рәхмәт-рәхмәт», дип әйтеп калыр. Шаһинур Мостафин тарафыннан якташларына...