Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Кызганычка каршы, бүген кайсыберләрен мәдәният учакларындагы сәхнәләрдән генә күрәбез шул.
НИКОЛАЙ ҖӨРИЛЕ
Каз өмәсе белән дә шулайрак. Бүген, яшерен-батырын түгел, авылларда җәйге иртәләрдә һәр өй ишегалды капкасыннан тезелешеп, "кыйгак-кыйгак" килеп, су буена юл алган казларны сирәк күрәбез. Авылдашлар җыелышып, һәр...