Ата-ана вазыйфаларын башкарганда баланың хокукларына һәм мәнфәгатьләренә зыян китерүчеләр закон нигезендә җаваплылыкка тартылалар.
Россия Федерациясе Гаилә кодексының 65нче маддәсе нигезендә, ата-ана вазыйфаларын башкарганда ата-ана баланың физик һәм психик сәламәтлегенә, әхлакый үсешенә зыян китерергә тиеш түгел. Бала тәрбияләү чаралары саксыз, кырыс, тупас мөнәсәбәтләрне, кешелек сыйфатларын кимсетү, мыскыл итү һәм баланы эксплуатацияләүне...