Шимбә көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеоконференциядә берничә мәсьәлә каралды. РФнең 185-ФЗ санлы "Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруда ярдәм фонды турында"гы канунның Татарстанда үтәлеше, белем бирү объектларында капиталь ремонтның, ФАПлар төзү, аларга ремонт үткәрү, аларны модернизацияләүнең үтәлеше турында җитди сөйләшү алып барылды. Җөмһүриятебездә "Чиста су" программасы, фатирларга шәхси...