"Философлар юкка гына: "Битие определяет сознание,"-димәгән. Президентның атналык киңәшмәләрдәге тәнкыйтеннән соң ике атнада барлык проблемалы аспектлар буенча да артта калуны туктата һәм алга җибәрә алдык,"-диде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, мәгълүм фразаны үзенчә үзгәртеп шаяртып.
ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында атна саен уздырыла торган киңәшмәдә эшлекле сөйләшү...