Нократ

Новости за 15 августа 2012

  • 15 августа 2012 - 04:47
    Бала шатлыгы–изге
    Менә берничә ел инде "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе районыбызда киң яклау таба. Шәһәребез предприятиеләре һәм оешмаларыннан, эшмәкәрләрдән дүшәмбегә йөз мең сум чамасы акча җыелган иде инде. Коммуналь хезмәтләр җәмгыяте белән район кулланучылар берлеге унар мең сум акча күчергәннәр. Район үзәк хастаханәсе һәм "Тәкәнеш" агрофирмасы коллективларының керткән өлеше-биш мең сум....
  • 15 августа 2012 - 04:42
    Могҗизалар көтә
    Шәһәр көнендә быел кызыклы сюрпризлар белән күп очрашачакбыз. Нократ яр буе мамадышлыларның да, кунакларыбызның да яраткан урынына әйләнде. Музыкаль фонтанның эшләвен карарга республикабызның бик күп төбәкләреннән делегацияләр белән килеп киттеләр инде. Быел биредә Шәһәребез көне дә зурлап билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм программасы гаять бай. Фольклор, эстрада һәм җирле үзешчәннәр сәхнәләре эшләячәк...
  • 15 августа 2012 - 04:38
    Саннар һәм фактлар
    *Район мәгариф системасында 27 урта, 8 төп, 25 башлангыч мәктәп һәм 1 коррекцияләү торак мәктәбе эшли. *Әлеге өлкәдә 1148 кеше хезмәт куя, педагогик хезмәткәрләр-1002 (87,28%). Аларның 931е категорияләргә ия. *Мәктәпләрдә 5095 бала белем ала. Гомуми өлгереш-100%, сыйфат-55,05%. *10 мәктәптә профильле укыту оештырылган. Анда (299 (45,2%) өлкән сыйныф укучысы укый. *40...
  • 15 августа 2012 - 04:32
    Мәзәкләр
    ЯРДӘМ ИТМӘДЕ Хатыны атна буе төрле гаепләр табып колак итен ашагач, Идрис түзми, таныш табибына чылтыратып: -Әкълимә апаң бик каты чирләде. Өйдә бер тынгылык та юк. Зинһар бүлнискә сал,-дип ялвара һәм хатынын иртүк табибка җибәрә. Төшке ашка кайтса, тегесе өйдә утыра. Идрис яңадан танышына чылтырата. -Хатының имән кебек сау-сәламәт, бер...
  • 15 августа 2012 - 04:28
    Яңа уку елы безгә ни әзерли?
    Миләүшә Низамова, Алабуга дәүләт педагогия университетының быелгы чыгарылыш талибәсе: -Минем алда тиздән ачылачак 3нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирү бурычы тора. Зур дулкынлану хисләре белән беренче дәресләрне көтәм, инде бүгеннән үк мин дә белем алачак укучыларымны ярата башладым. Хәзер элек безнең мөгаллим вә...
  • 15 августа 2012 - 04:24
    Яңа уку елы безгә ни әзерли?
    Дәүләтҗан Гыйлаев, Педагогик хезмәт ветераны, гомуми стажы - 54 ел: -Алда торган яңа уку елы аеруча үзенчәлекле. Районыбыз тарихында тәүге тапкыр шундый мәртәбәле педагогик август киңәшмәсе уздырыла. Киләсе елда Казанда-"Универсиада-2013" көтелә. Димәк, физик форма өстендә ныклап эшләргә, сәламәтлекне ныгытырга, укучыларга да, педагогларга да биек, көчле һәм тиз булырга омтылырга туры...
  • 15 августа 2012 - 04:18
    Бер адым алда
    Узган ел республика күләмендә үтүче "Безнең иң яхшы мәктәп директоры" грантында районыбыздан өч мәгариф учреждениесе җитәкчесе катнашкан иде. Шәһәребездәге 2нче санлы лицей директоры Салават Гыймранов-җиңүчеләр исемлегенә кертелде. Салават Мәхмүт улы ирешелгән уңышларга гына канәгатьләнеп, юл уртасында туктап кала торганнардан түгел. Әлеге җиңүеннән соң ул кабат шундый ук бәйгенең быелгысына да...
  • 15 августа 2012 - 04:12
    Эшләп тапкан икмәк кадерле
    Районыбызның 18 белем бирү учреждениесендә быел мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьлары эшләде. Аларга 300 бала тартылган иде. Шуларның 141е-аз тәэмин ителгән, икесе-мәҗбүри күчеп кайтучы гаиләләрдән, дүртесе-ятим бала. Алар мәктәп яны тәҗрибә участокларында, белем бирү учреждениеләре арендага алган басуларда эшләделәр, яшелчәләрнең рәт араларын эшкәрттеләр. Бер үк вакытта алар өчен мөгаллимнәр...
  • 15 августа 2012 - 04:06
    Иң зур бүләк–укучы уңышы
    Аның мәктәп бусагасын яшь белгеч буларак тәүге мәртәбә атлап кергәненә шушы көннәрдә 20 ел тула. Шәһәрдәшебез Роза Хәнәфиеваның әлеге шатлыклы вакыйгасына тагын да ямь өстәп, аны "Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре" күкрәк билгесе белән бүләкләделәр. "Яшьлек елларыма әйләнеп кайтырга туры килеп, миннән кем булырга теләвемне сорасалар, бер дә икеләнмичә, яңадан...
Реклама