Безнең турында кайгырткан ак халатлыларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Мамадыштан үзебезнең участок табибы Рамил Тимербаев, шәфкать туташлары Гөлфинур Шәйхиева, Зөлфия Ефимова, Эльмира Шапеевалар килеп барлык ветераннарның да сәламәтлекләрен тикшереп киттеләр, диагнозларын куеп, тиешле дәвалану билгеләделәр. фельдшерыбыз Эльмира Галиева ике авыл медпунктында хезмәт күрсәтә. Эше хәттин ашкан. Медицина учреждениеләре ялт итеп тора,...