ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Коръән елы кысаларында, Россия ислам институтында актуаль темалар күтәрелде. РИИның ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Сүриядән килгән дин тәгълиматчесе Тәүфыйк Рамазан әл-Буты чыгыш ясадылар, Ислам икътисады, Аллаһыны зекер итүнең әһәмияте һәм гаилә темасын билгеләп үттеләр, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә насыйп булуын теләделәр. Бу чарада...