Николай Зюрин
Бүгенге мәшәкатьләрне, авырлыкларны хәл итү белән мәш килеп, тирәбездә эчкерсез күңелле, матурлыкны күрә белүче, аны тудыручы затлар барлыгын онытып җибәрәбез кайчак. Әдәбиятка җаннары-тәннәре белән бирелгән, илаһи гүзәллек тудыручы шагыйрьләребез, язучыларыбыз алар.
Чыннан да, тарихи ташларга сулыш өрүче, тирә-як мохиткә мәдхия җырлаучы, гади сүзләрдән кабатланмас иҗат җимешләре хасил итүче...