Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җан авазы

Беларусь аһәңнәре

Мамадышның “Нократ бизәкләре“ ансамбле ерак Белоруссиягә сәяхәт кылып, “Дубровнода Днепр тавышлары“ дигән халыкара җыр һәм бию фестивалендә булып кайтты. Шундый дөньялар тынычсыз вакытта коллективны Европа уртасына сәфәргә кузгалырга нәрсә мәҗбүр иткән? Әлеге язмада бу сорауга җавап, ил турында яңа ачышлар, җанны тетрәндергән кичерешләр, җиңү шатлыклары – барысы да бар.

Минск – Советлар Союзына капка

Бер ягына – “Татарстан“, икенче ягына – “Мамадыш“ дип язылган матур автобусыбыз юл буйлап алга элдерә. Тәүлектән артык килдек инде. Ниһаять, без Белоруссия җирендә. Тәрәзәдән, ялт та йолт килеп,  һәр үзенчәлекне күзәтәбез. Ямь-яшел урманнар (юкка гына аны “Европаның үпкәләре“ дип атамыйлар), түгәрәк күлләр, тук башаклы иген басулары, шактый ишле сыер көтүләре... Ләкләкләр! Җырда җырланганча йорт түбәләрендә генә утырмыйлар икән болар, баганаларга да оя корганнар...

Минскта без гид  ялладык.  Елена Прекрасная сүзен “Беларусь“ атамасының килеп чыгышын аңлатудан башлады. Ил территориясендә яшәүче халык ачык тукымадан кием-салым кияргә ярата. Сары чәч һәм якты карашлы күзләр белән бергә бу чисталык, яктылык, ирек тәэсире тудыра. Шуңа күрә Русьнең әлеге өлешен “Ак“ дип йөртәләр икән. Минск елъязмаларда беренче тапкыр 1067нче елда искә алына. Шәһәр дошманнар тарафыннан дистәләрчә тапкыр җимерелгән. Революциядән соң аны Европадан Советлар Союзына капка рәвешендә бик мәһабәт итеп төзиләр. Бөек Ватан сугышында 80 проценты юкка чыга. Көл һәм хәрәбәләр арасыннан, феникс кошы сыман, яңадан калка. Ул хәзер заманча Европа шәһәре санала. Биредә 2 миллионнан артык кеше яши. Елена безгә “батько“  резеденциясен, католик костелларны, православие соборларын, мәһабәт замокларны, сугышка кадәр салынган циркны, данлыклы “ЛУЧ“ сәгать заводын, “ромбокуботетраэдер“ формасындагы төнлә искиткеч утлар белән балкыган милли китапханәне, һаваларга ашкан заманча биналарны да, алар янәшәсендә шәһәр уртасында махсус тиелмичә  калган авыл йортларын да күрсәтә-күрсәтә, мәгълүматларга бик бай экскурсия уздырды.

 

Күчтәнәчкә – шикәр!

Безгә бөтен нәрсә кызыклы. Күчтәнәчкә нәрсә юнәтергә мөмкинлеген дә сорадык. 

- Орша җитен комбинатында җитештерелгән ашъяулыклар, салфеткалар, өс киемнәре алырга тырышыгыз. Менә, әле кичә генә ташлама белән алган сарафаным, - дип, күрмәген күрсәтергә торып басты. – Классика. Җитен  күлмәк һәр хатын-кызның гардеробында булырга тиеш. Ашамлыклар алсагыз да, алдатмассыз. Барысы да Советлар Союзыннан калган ГОСТ белән җитештерелә. Аның составын, сыйфатын һәрчак тикшереп торалар, бозулары ачыкланса, башларыннан сыйпамаячаклар, моны һәркем белә. Таләпләрне һәркем төгәл үти. Ит, сөт, башка авыл хуҗалыгы продукциясе 100 процент үзебезнеке, югары сыйфатка ия. Туристлар Бобруйск зефирын, хәлвәсен дә яраталар. Шикәр комы чөгендердән эшләнә. Сезнең өч калак урынына безнекен бер калак кына саласы, яме, баллылыгы чиктән ашкан, - диде. Кыскасы, ул өйрәткән бөтен күчтәнәч безнең сумкаларга кереп оялады. “Цукерня“ да  алдык. Монда аның килограммының бәясе – 54 сум. Эчне төртеп тишмәс әле. Хәзер җиләк сезоны башлана. Бәяләр чагыштырмача арзан шул. “МИР” картасы белән түләгәч, акча алыштырып, аны яңадан чутлап баш катырасы булмады.

Белоруссия дәүләт Бөек Ватан сугышы тарихы музеенда өч сәгатьлек экскурсиядә дә йөрдек.

Шаккатмалы олы музей, аның турында аерым язарга кирәк. Ә алдагы тукталыш турында сүз әйтми кала алмыйм.

Хатынь фаҗигасе 

- Менә, Вадим, хатын, хатын өйдә калды, дип сөйләнгән идең, килеп җиттек без анда! – дип куйды җор телле шофер Рифат Шәрифуллин кулалмашына, каршыбызда торган  “Хатынь“ дигән стеллага  ымлап. Иң тулы географик картада да сез бүген бу белорус авылын таба алмассыз. Җир йөзендә андый торак пункты 1943нче елның 22нче мартыннан бирле юк инде.  Нәкъ шул көнне фашистлар авылны чолгап ала, бар халыкны - картлар, хатын-кызлар, балаларны өйләреннән куып чыгарып, колхоз сараена кертәләр, салам белән тышлап, бензин сибәләр һәм ут төртәләр. Янган сарайның бикле ишеге кинәт ачылып китә һәм аннан факелга әверелгән кешеләр ыргыла. Аларга каршы пулеметтан ут ачалар...  Гид сөйли дә сөйли:

-149 кешенең гомере өзелә, аларның 75е – балалар...  Хатыньны немецлар түгел, ә махсус зондеркоманда (118нче полиция батальоны) юк иткән... Документлардан күренгәнчә, палачларның күбесе – Украина полицайлары...

Монысы минем өчен зур яңалык. Авыл исеме “хата“ (йорт) сүзеннән чыккан, утырып кара инде хәзер “моя хата с краю, ничего не знаю“, - дип... Биредә әледән-әле яңгыраган чаң тавышы җаннарны куырып ала, набат булып яңгырый.  Мәрмәр плитәләрдән гыйбарәт бу авыл - белорус халкының фаҗигасе символы, Бөек Ватан сугышы чорының иң кайгылы сәхифәсе.  Монда экскурсиягә килгән халыкның очы-кырые күренми. Әнә автобустан балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар төште. Җитәкләшеп мемориал буенча киттеләр. Гомумән, бу илдә алып барылган патриотик тәрбия турында аерым басым ясап, ассызыклап сөйләрлек.

Дубровнода - мамадышлылар тавышы

“Дняпроўскія галасы ў Дуброўне“ халыкара җыр һәм музыка фестивале  28нче тапкыр уза. Днепр елгасы ярларында урнашкан илләр өчен башланган иҗади форум сәхнәсендә хәзер инде Белоруссия, Украина, Россия, Латвия, Эстония, Литва, Казахстан, Татарстан, Һиндстан, Молдова, Словакия, Румыния, Аргентина, Төркиядән 500 дән артык коллектив чыгыш ясаган. Безнекеләр алтынчы тапкыр катнаша. Бу юлысы да шәһәр үзәге бер зур сәхнә мәйданчыгына әверелде. Кунакларны тематик ишегаллары каршы алды, паркта халык сәнгать һөнәрләре осталарының күргәзмә-ярминкәсе гөрләде. Фестиваль кысаларында халык җырларын башкаручыларның “Аһәңле Сандугач“ ачык төбәк конкурсы узды. 20дән артык солист арасында безнең Лилия Галиева - беренче, Илмир Сәмигуллин - икенче дәрәҗәдәге, ә Айназ Нургалиев халык стилендәге җыр жанрын популярлаштырган өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.

Роза Галкина ясаган милли киемле курчак “Дубравушка курчагы“ бәйгесендә беренчелекне яулады. “Нократ бизәкләре“  вокаль-хореография коллективыбыз, югары башкару осталыгы өчен, лауреат дипломына һәм фестивальнең төп символы – сандугач керамик сынына лаек булды. 

Район мәдәният йортында барлык йолаларын туры китереп, туй күренеше ясап безне каршы алулары, сыйлаулары; үзәк урам буйлап театрлаштырылган атлау; “Каравай алмашу“, хакимият бинасында башлыклар, балалар сәнгать мәктәбендә халык белән очрашулар; музейдагы “Батырлык гасырларга күчә“ конференциясе; фестивальдәге чыгышлар – барысы, барысы да хәтеребезгә якты истәлек булып уелып калды. Сватошицы агрошәһәрчеге клубында кичен концерт кую – үзе бер вакыйга. Безнең кыз-егетләребез чыгышын шулкадәр яраттылар, ошаттылар, якын тирәдә үсеп утыручы бер чәчәк тә калмады бугай, күтәрәм-күтәрәм чалмабашлар, жасмин ботаклары, ромашкалар, күкчәчәкләрне ташып кына тордылар. Ә артистларга шул гына кирәк тә, тагын да дәртләнеп җырлыйлар-бииләр. Ахырдан бөтен зал аягүрә басып, озаклап алкышлады. Безне сыйлау өчен туй табыны ясаганнар булып чыкты. Анда да бергәләп җырлашып утырдык. Юкка гына, “Белоруслар - бөтен дөньяда үзләренең тынычлык сөючәнлеге һәм түземлеге белән танылган дустанә һәм игелекле кешеләр!” – димиләр икән. Инандык. Эх, сәясәттән, икътисадтан өстен булып, барлык ил халыклары белән дә нәкъ шушылай уртак тел табып, бер-береңнән бары тик яхшы сыйфатларга гына өйрәнеп, җырлашып яшә идең ул, ә!

Батырлыкның милләте юк

Быелгы фестивальнең төп лейтмотивы – тарихи хәтер темасы. “Рыленки“ мемориаль комплексында “Онытырга хакыбыз юк“ дигән митинг-реквиемда да катнаштык. Биредә Кызыл Армиянең 42 меңнән артык сугышчысы мәңгегә ятып калган.

– Бөек Ватан сугышы алдыннан безнең район халкы саны да шулкадәр иде. Тыныч халык оккупация чорында тиңдәшсез геноцидка дучар булды. Хәтерлибез, рәхмәтлебез, горурланабыз! - дип сөйли Дубровно районы башкарма комитеты рәисе Анатолий Лукашов.

 Һәлак булганнарны бергәләп искә алдык, һәйкәлләргә чәчәкләр куйдык, тантаналы чараларда катнаштык. Тугандаш Дубровно һәм  Мамадыш шәһәрләрен бүгенге көн  генә түгел, ә үткәннәр дә берләштерә шул. Ике арада элемтә нык, дуслык күптәннән яши. Күренекле якташыбыз, татар композиторы, милли балетка нигез салучы Фәрит Яруллин нәкъ шушы җирләрне немец-фашист илбасарларыннан азат итү өчен көрәштә башын салган, кабере шушында. Аларның да, безнең дә балалар сәнгать мәктәпләребез Яруллиннар исемен горур йөртә. Икесенең дә каршында Фәрит Яруллинның бюсты тора.

Эпилог урынына

Чакрымнарга сузылган мәрмәр плитәләрдән гыйбарәт туганнар каберлегендә юкәләр лепердәшә, күкчәчәкләр серләшә, кошлар сайрый.  Биредә Аның кул җылысы, йөрәк тибеше сакланып калган сыман, ул нәкъ шушында кайнаган җәһәннәм эчендә көйләр, сөйгәненә хатлар язып утырган ич!

Бу тирәләрдән узганда хәзер һәрвакыт кинәт сузып-сузып кычкырткан поезд гудогына ияреп “Шүрәле” ачыргалана, татар улының аһәңле авазлары набат булып янәдән ишетелә сыман. Күңелдә яңа көй туып килә. Кешелек дөньясының мәңгелек гомуми кыйммәтләре, исемнәре гасырлардан-гасырларга яңгыраган, үлемсезлеккә юл алган батыр каһарманнар турында  җыр…

Мамадыш-Хатынь-Минск-Дубровно-Рыленки-Мамадыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

20

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев