Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Афиша

Юбилей кичәсенә рәхим итегез

"Сандугач" уен кораллары ансамбленә 20 яшь. Шул уңайдан, 23 нче май көнне, Кече Кирмән авылы мәдәният йортында юбилей концерты оештырылачак. Бу көнне тамашачылар баян, гармун, балалайка тавышларын тыңлап сихәтләнә алачак. Моннан тыш, башкала кунакларының да килүе көтелә. Шул исәптән, "Сандугач" уен кораллары ансамбле шәкерте Айнур Марданов. Ул Казан консерваториясен төгәлләп,...

"Сандугач" уен кораллары ансамбленә 20 яшь. Шул уңайдан, 23 нче май көнне, Кече Кирмән авылы мәдәният йортында юбилей концерты оештырылачак. Бу көнне тамашачылар баян, гармун, балалайка тавышларын тыңлап сихәтләнә алачак. Моннан тыш, башкала кунакларының да килүе көтелә. Шул исәптән, "Сандугач" уен кораллары ансамбле шәкерте Айнур Марданов. Ул Казан консерваториясен төгәлләп, бүгенге көндә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында эшли.Махсус кунаклар - ТР атказанган артисткасы Флера Хөрмәтова,ТР да мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова,биредәге бүлек мөдире Фәридә Ибраһимова. Сүз уңаеннан, "Сандугач" уен кораллары ансамбле моннан 20 ел элек, КДМС университетын төгәлләп кайткан Фарил Дөлмиев көче белән оеша. Ансамбльның составы һәрдаим үзгәреп тора, билгеле. Бүгенге көндә биредә 20 сәләтле бала шөгылъләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250