Нократ

Артык кашык

Вәрис Гали АРТЫК КАШЫК (Хикәя) Сәндерәләрдә җан әрнеше белән үткәргән йокысыз төннәрдән соң, кечкенә Нинага, башын йомшак мендәргә куеп, җылы урында йокларга насыйп булды. Әтисе вакытсыз гүр иясе булмаса, мондый хәлләргә калыр иде мени ул. Нократ бозлардан арчыла башлагач, балыкка дип киткән иде, өч көннән соң гына Яковка турында яр...

Вәрис Гали
АРТЫК КАШЫК
(Хикәя)
Сәндерәләрдә җан әрнеше белән үткәргән йокысыз төннәрдән соң, кечкенә Нинага, башын йомшак мендәргә куеп, җылы урында йокларга насыйп булды. Әтисе вакытсыз гүр иясе булмаса, мондый хәлләргә калыр иде мени ул. Нократ бозлардан арчыла башлагач, балыкка дип киткән иде, өч көннән соң гына Яковка турында яр буеннан табып алдылар аны. Суда ятып бөтен гәүдәсе күм-күмгәк булган, шәмәхәләнеп чыккан. Аны алып кайткан көнне төне буе елап чыкты. Икенче көнне әтисен җирләделәр. Өч көн рәттән мәктәпкә бара алмады Нина. Унынчы яше китте, күзе ачыла, тормышны аңлый башлаган чагы иде инде. Йөрәгенең кайда урнашканын да шул көннәрдә беренче тапкыр белде ул. Мәктәптән кайтып, дәресләрен әзерләргә утырган иде, тагын әтисе исенә төште. Бүтән бит инде ул беркайчан да булмаячак, елмаеп ишектән килеп кермәячәк, сары чәчбием, почык борынлым дип, башларыннан сөймәячәк, иркәләмәячәк. Шуларны уйлап эчтән генә елап утырганда, сул як күкрәк читлеге әрни башлады. Ул урынны нәни куллары белән кысып утырган кызын күргән әнисе:
- Йөрәгең авырта мәллә, кызым? - диде.
Ул каникулга чыккач, әнисе, эш эзләп, шәһәргә китте. Тормышларын ничек тә алып барырга кирәк ич. Аны үзенең олы апасы Анастасиядә калдырып торды. Аларның кызлары олырак инде. Күрше авылга укырга йөриләр. Ә Заречьеда башлангыч мәктәп кенә.
- Өчесе янына тагын берәү сыяр әле. Син Вера бер дә борчылма, - диде тутасы әнисенә.
Җизнәсе Тимофей гына бер сүз дәшмичә көрсенеп куйды. Аның болай да кара тимгелле йөзе бөтенләй каралып, гомер агармый торган кызыл борыны күгәреп үк чыкты. Мондый кыяфәтеннән соң хәвеф көтәргә кирәген белгән өлкәннәр бер сүз дәшмәде. Күрмәмешкә салыштылар.
Җәй тутасы кызлары белән уйнап, өй эшләрендә булышып узып китте. Әнисе авылга кайткан көн аның өчен олы бәйрәм була торган иде. Төрле тәм-томнар, аңа яңа киемнәр генә түгел, үзе белән йөрәк җылысы да алып кайта. Ул көннәрдә алар үз өйләрендә куналар. Анастасия түтинең ире холыксызрак булмаса, эчеп еш кына юктан-бардан да тавыш чыгармаса, тормышлары ал да гөл көе барыр иде дә бит, ни хәл итәсең. Ул салып алганда, кул астында чуалма дип, аның да арт санына аз эләкмәде. Әни кайчан гына кайтып алыр икән, дип көтте ул. Әнисе ялга кайткалаганда аңа ияреп китәсе килде. Әмма әйтергә кыймады. Күз яшьләренә буылып булса да түзде. Әллә ничә тапкыр, бер кемгә әйтмичә, әтисе каберенә барып килде. Үкси-үкси үз хәлләрен сөйләде. Кире чыга, аны яклый алмый шул ул хәзер.
Каникуллары беткәндә әнисе тагын кайтты.
- Тиздән синең яңа әтиең булачак. Быел тутаңнарда яшәп, монда укып тор инде, кызым. Башлангычта соңгы елың. Иптәшләрең, укытучың да үзеңнеке. Яңа әтиеңә ияләним. Киләсе елга сине үзебезгә алырбыз, - диде.
Бөтен гәүдәсе эсселе-суыклы булып китте. Күзләренә яшь тулды. Алар тавышсыз гына яңаклары буйлап агып төште.
- Бер елга гына түз инде, кызым, - дип ялварды әнисе. - Апа да каршы түгел бит.
Ризалашмыйча булдыра алмый. Анасының тормышы яңадан җайга салынуын тели иде ул. Нәни йөрәге белән дә аның канаты каерылгандай йөрүен сизә бит. Күзләреннән җәй буе сагыш китмәде.
Мәктәптә укулар башланды. Сыйныфташлары үсебрәк киткәннәр, чаянланганнар. Шаярышырга гына торалар. Аның гына бер дә көләсе килми. Нинди шатлыгы бар соң?!
Анастасия апасы ике ихата бәрәңге утырта. Аны да алып бетерделәр. Башкалардан калышмаска теләп, ул да олы-олы чиләкләр белән бәрәңге ташыды. Төннәрен беләкләре өзелеп төшәр дәрәҗәгә җитеп сызласа да, тешләрен кысып түзде. Бакча эшләре беткәч бәрәңге сатканнар иде, җизнәсе тагын эчүгә сабышты. Өйдәгеләргә дә, аңа да көн бетте. Бер кичне аны өйдән куып та чыгарды. Хәер, башкалар да кайсы урамга, кайсы бакча башына чыгып йөгергәннәр иде инде. Кулын уйнату гадәтен белгәнгә, әшәке мәчедәй мырлап йөри башласа, тизрәк барысы шылып бетәләр. Көн төн уртасына авышканда урамда япа ялгыз торып калды ул. Үз өйләренә барыр иде, ачкычы юк. Тутасы кайда куеп йөртә торгандыр, бер Алла белә. Җизнәсенең алпан-тилпән чыгып килүен күргәч, күршеләрендәге буш ихатаның ишек алдына кереп йөгерде. Теге айнымасның һаман дулап йөргәне ишетелә иде әле. Эзләп тапса, тагын тукмап ташлар дип, лапас сәндерәсенә үк менеп китте. Аннан туталарының ишек алдындагы тавыш ап-ачык ишетелә. Апалары эзли башласа, тиз генә төшү авыр булмаячак. Әмма бу минутларда төнне шул сәндерәдә үткәрермен, дип башына да кертеп карамады ул. Вакыт узды, аны чакыручы да, эзләүче дә булмады. Көз көне төннәр бик суык була икән. Эченә салкын бик тиз йөгерде. Акрынлап йөрәгендә өмет чаткылары да сүнде. Күзенә йокы керерлек түгел иде, төне буе калтыранып чыкты. Башларына әллә нинди уйлар килде. Әтисе гүр иясе булмаса, кеше сәндерәсендә төн үткәрер иде мени ул? Әнисе дә калдырып китеп барды бит. Бер кемгә кирәк түгел ул хәзер. Ятимлекнең болай ук ачы булуы ике уйлап бер башына да кереп карамый иде. Кеше кулларына гомер калырга язмасын икән. Үз туганнарыңа да кирәк түгел син.
Салкыннан түзәр хәлләре калмагач, сәндерә төбендә калган печәнгә күмелеп үк ятты. Шуннан соң гына эченә җылы йөгергәндәй булды. Йокларга барыбер кыймады. Шылт иткән тавыш чыкса да, колакларын тырпайтты. Әллә кайдан әллә кемнәр килеп чыгып, аңа ябышырлар кебек тоелды.
Күңеле таң атканчы барыбер апаларының аны чакыруларын көтте. Әмма аваз салучы гына булмады.
Халык уянып малларны көтүгә куа башлагач, сәндерәдән әкрен генә төшеп, өс-башын, чәчләрен тәртипкә китерде. Сакланып кына өйгә кереп, мәктәп букчасын, җылы курткасын алып чыкты. Башкалар барысы да өйгә кайтып йоклаган. Ә аны эзләп тә йөрмәгәннәр. Үксез бала, артык кашык кемгә кирәк соң?!
Акрын гына үз өйләренә китте. Аның өчен бүген бердән-бер сыену урыны булып тоелды ул. Әмма аның ишекләре бикле шул. Тәрәзәләрдә аркылы такталар. Тормыш сүнгән өй болай ук шыксыз күренәдер дип, башына да китереп карамый иде.
Бакчаларына кереп алма җыеп ашады. Аларны бабасы утырткан булган. Ул да инде бик күптәннән гүрдә. Ә алмагачлары менә исән әле. Элек бакчага алма җыярга чыккан саен аны искә алалар иде. Быел аларны җыючы да булмады. Теләгән берсе кереп ала бугай.
Мәктәптә укуы уку булмады. Дәресләренә әзерләнеп килә алмады, укытучы сөйләгәннәр дә башына керми. Җитмәсә, йокысы килеп, күз кабаклары салынып төшә. Башы тубал кебек. Аның хәләтен сизмәделәр дә бугай. Ни булды дип, укытучысы Анна Петровна аптыратып бетерер иде. Моңа бераз сөенеп тә куйды.
Дәрестән туры зиратка китте ул. Әтисе каберенә капланып үкси-үкси елады. Ходайдан әтиемне терелт, дип ялварды. Елап аргач, шунда утырып дәресләрен әзерләде. Кояш байый башлагач кына апаларына юнәлде. Җизни бәлки айныгандыр, бүген куып чыгармас, дигән өмет чаткысы бөреләнгән иде аның күңелендә. Ә анда кара коелып каршы алдылар. Җизнәсе өйдә күренми. Апалары аңа борылып та карамый. Читкә карап йөриләр. Әйтерсең, ул алар өчен бөтенләй юк. Тутасы дөбер-шатыр китереп табак-савыт юа.
Юынтык суын түгәргә чиләген күтәреп чыгып барганда ишек төбендә ары узарга кыюлыгы җитмичә торган Нинаны:
- Аяк астында чуалып йөрмә әле монда, күрәсем дә килми, - дип, төрткәләп чыгарып җибәрде.
Таш аскандай авырайган аякларын сөйрәп, ирексездән урамга атлады.
Кая бара инде ул хәзер? Бердәнбер җаны тарткан урын - үз өйләре генә кала. Ишек-капкалары бикле икәнен белсә дә, шунда таба китте. Кояш баеганчы ишек алдында утырды. Өйгә тәрәзәне ватып керәсе килмәде. Мунчага кереп кунар иде, курка. Каяндыр килеп аның аягына сырпалана башлаган күрше мәчесе Барсикны күтәреп, үз сәндерәләренә менеп китте. Анда узган кыштан калган печәннәре күп. Иркенләп ятарга була. Бүген төн кунарга янында җан иясе булуына сөенеп бетә алмый. Башы хуш исле болын печәненә тиюгә, куенындагы песи җылысыннан изрәп йокыга да киткән. Бу юлы өстендә курткасы да булгач, туңмады да диярлек. Эреп озак йоклаган. Әтәчләр кычкырганын да, көтү куганнарын да ишетмәгән. Уянып китсә, яп-якты.Тиз генә сикереп торды да, өс-башларын каккалап, озын толымнарын рәтләштереп, мәктәпкә йөгерде. Ә анда дәресләр башланмаган иде әле. Шуңа сөенеп бетә алмады. Бүген тагын сәндерәдә кунуын берәүгә дә сиздерәсе килми иде. Көләрләр дип курыкты. Беркемгә дә кирәгең калмау барыбер бик читен икән. Авыр уйларын куарга теләп, китапларын алды да, дәресен кабатлый башлады.
Дәресләрдән соң тагын әтисе каберенә юнәлде. Анда озаклап утырды. Зират салкынлыгы шомландыра башлагач, су буйларында йөрде. Аяклары туталарына да, үз өйләренә дә тартмады. Йөрәгендә бушлык. Беркая барасы, берни эшлисе килми. Яр читеннән инешкә карап тик утыра.
Үзенә:
- Ни булды, кызым? - дип эндәшкән тавышка кисәк уянып киткәндәй булды ул.
Укытучыларының әнисе Галина Егоровна икән. Уңайсыз булып китте аңа. Карчык кызның күңеленә тел ачкычын тиз яратты. Җайлап кына сораштыра башлагач, Нина барысын да елый-елый сөйләп бирде. Тутасы куып чыгарганын ишеткәч, телсез калды.
- Әллә сүзләрен тыңламаган идеңме? Сүзгә килгән идегез мәллә? - дип тә сорады.
Кечкенә кыз ничек итеп өлкәннәр белән телләшсен соң?
- Бер начар сүз дә әйткәнем булмады, - дип җавап бирде Нина.
Әби офтанып торды-торды да, аны үзе белән алып кайтып китте. Сарыклары кайтмагач, аларны эзләп йөрүе икән. Шуңа су буена төшкән булган. Алар кайтканда сарыклары капка төбенә кайтып ятканнар иде инде. Бер көтү сарыгын күргәч, куанып та куйды карчык. Эзләп йөрисем дә калмаган, дип кенә әйтмәде.
Иң элек кызны юындырды, өстен алыштырды. Киемнәр оныкларыныкы булгандыр, аңа таман гына туры килделәр. Ашатты, эчертте, җылы йомшак урынга йокларга яткырды. Ә үзе Анастасияләргә китте. Аның җавабы бик кыска булган:
- Күрәсем дә килми. Артык кашык асраганчы, арык сарык асрармын. Бик борчылсаң, торсын үзеңдә.
Тутасы аңа ник алай кисәк кенә арты белән борылды, һич башына сыймый.
- Булса да булыр икән кеше сөйми торган кеше, - диде Галина Егоровна. - Курыкма бер дә, үземдә яшәп торырсың, - дип тә өстәде.
Әнисенә хәбәр бирделәр, атна ахырында ул кайтып җитте. Апаларына барып килгән иде, күңелсез генә әйләнеп кайтты. Аңа бер сүз әйтмәде. Почмакта Галина Егоровна белән генә сөйләшеп алдылар.
Ул яңа ире белән килешеп аны шәһәргә алып киткәнче, көзге каникулга кадәр яшәде кыз миһербанлы карчыкта. Октябрь бәйрәмнәреннән соң шәһәргә күченде. Анда да нинди язмыш көтәдер бит әле аны?..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: