Нократ

Талчыбыклы сәнгать

Кешеләр борынгы заманнарда ук тал чыбыкларыннан көнкүрештә кирәкле төрле савыт-сабалар үргәннәр, каралты-кура, йорт-җир җиткергәннәр. Бүгенге көндә үрелгән әйберләр иң элиталы кулланма сәнгать статусына ия. АНАСТАСИЯ ЧЕРНЫШОВА, АЙГӨЛ МӨХӘММӘТҖАНОВА, ГӨЛМӘРЬЯМ СМИРНОВА, 3нче санлы мәктәп базасында оешкан «Мәктәп Медиаүзәге» әгъзалары Тал чыбыкларыннан көнкүреш кирәк-яраклары әзерләү-Зур Шыя урта мәктәбе укучыларының яраткан шөгыле. Биредә...

Кешеләр борынгы заманнарда ук тал чыбыкларыннан көнкүрештә кирәкле төрле савыт-сабалар үргәннәр, каралты-кура, йорт-җир җиткергәннәр. Бүгенге көндә үрелгән әйберләр иң элиталы кулланма сәнгать статусына ия.

АНАСТАСИЯ ЧЕРНЫШОВА, АЙГӨЛ МӨХӘММӘТҖАНОВА, ГӨЛМӘРЬЯМ СМИРНОВА,

3нче санлы мәктәп базасында оешкан «Мәктәп Медиаүзәге» әгъзалары

Тал чыбыкларыннан көнкүреш кирәк-яраклары әзерләү-Зур Шыя урта мәктәбе укучыларының яраткан шөгыле. Биредә сәнгатьнең бу төрен агымдагы уку елында үзләштерә башлаганнар. Түгәрәккә 5-10нчы сыйныф укучылары йөри. Кайберләренең әти-әниләре дә бу кәсеп белән кызыксына икән.

ТАРИХИ БЕЛЕШМӘ

Археологлар тарафыннан беренче үрелгән эшләнмәләр Мисырда һәм Якын Көнчыгышта табыла. 1913 елда чыбыктан үрү белән Россиянең 17 губерниясендә 37 мең кеше шөгыльләнгәне билгеле. Әлеге кәсепнең формалары, үлчәмнәре, алымнары һәм юллары йөзләгән еллар дәвамында өйрәнелгән, камилләштерелгән. Шуңа да без, бүгенге буын вәкилләре, узган гасырлардагы тәҗрибәле осталарның иң бай мирасын кадерләп сакларга бурычлыбыз.

Шыялыларга да мондый кәсепкә өйрәнү җиңел генә бирелми. "Талчыбыктан үрү эше белән мин үзем берничә ел элек кызыксына башладым. Моңа өйрәтүче махсус китаплар сатып алдым. Хәзер Интернеттан да мәгълүматлар алгалыйбыз. Борынгы бабаларыбызның һөнәренә көннән-көн якыная барабыз",-ди белем йортында әлеге түгәрәкне җитәкләүче Дмитрий Якимов. Аның сүзләренә караганда, әлеге кәсептә иң беренче бурыч-эш урынын дөрес җайлаштыру һәм эш кораллары булдыру. Шуңа күрә мәктәптә үрү өчен махсус бүлмә әзерләгәннәр, барлык кирәк-яракларны булдырганнар. Укучылар хәзер тулысынча эшкә керешкән. Эшнең башыннан ахырынача бергәләшеп башкаралар. "Кәрҗин үрүгә керешкәнче иң элек Шыя елгасы буеннан 1-2 еллык тал чыбыкларының бер чама озынлыктагыларын сайлап җыябыз. Бер барганда, гадәттә, 2 капчык материал әзерләп алып кайтабыз. Бу 2 кәрҗин үрергә җитә",-ди 7нче сыйныфта укучы Дмитрий Степанов. Ә Валерий Федоров безгә кәрҗин үрүнең бар нечкәлекләрен сөйләп бирде. Тыңлап торсаң, бик гади генә эш сыман. Ә эш барышын күзәтүләребез бер эшләнмәне әзерләүнең бик зур тырышлык, сабырлык һәм осталык таләп итүен аңларга мөмкинлек бирде. Шулкадәр күп этаплардан торучы, катлаулы эш булуына карамастан, малайларның инде үзләре әзерләгән кәрҗиннәре, вазалары да шактый. Яшь үрүчеләрнең исәпләре-алга таба бу сәнгатьнең тагын да катлаулырак юлларына төшенү. "Хәзер талчыбыклардан үрелгән матур кәнәфиләр, башка җиһазлар модага керде. Без алга таба, белемнәребезне тагын да камилләштереп, шундый эшләнмәләр әзерләү турында да хыялланабыз. Бу теләгебез тормышка ашкан очракта, безгә халыктан заказлар да килә башлар дип уйлыйм",-ди 10нчы сыйныфта укучы Алексей Кочергин. Зуршыялылар үзләренең иҗат җимешләре белән сөендереп, талчыбык эшләнмәләргә кызыксынуны да арттыра баралар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: