Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Оста куллар

Рузилә Зарипова: «Таңга кадәр утыра алам»

Кулъяулык, сөлге, мендәр тышлары чигүләр, бәйләүләр һәм башка кул эшләре инде үткән чорда калды дисәк тә, бүген дә аларны тудыручы осталарны һәр авылда очратырга була.

Тугыз авылында яшәүче Рузилә Зарипова шундый осталарның берсе. Ул яшәгән йортның кайсы бүлмәсенә керсәң дә, үзеңне күргәзмәләр залына эләккәндәй хис итәсең. Булачак язмабыз герое белдергәнчә, ул бу эшләрнең күпчелегенә үзлгеннән өйрәнгән. Ә менә бәйләүне яшь чагында  әнисеннән карап өйрәнгән. "Әни әйтә торган иде, кияүгә чыккач, ирең син бәйләгән оекбашны киеп йөрсә, сиңа да, аңа да рәхәт булачак. Чөнки кулдан бәйләнгән оекбаш йомшак та, тәнне дә иркәли, дип әйтә торган иде",  дип сөйли ул.

Зарипволар яши торган ишегалды да чәчәкләргә күмелеп утыра.  Түтәлләрдә дә Рузилә ханымның фантазиясен чалымлавы кыен түгел. 

Оста кул Рузилә Зарипова турындагы язма газетабызның алдагы санында дөнья күрәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев