Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Оста куллар

Роботлар чоры килә

Шәһәрдәге өченче, дүртенче санлы мәктәпләрдә һәм икенче лицейда бүген "LEGO-Робот" түгәрәкләре эшли. Узган уку елында Балалар һәм яшүсмерләр йорты коллективы мондый мөмкинлеккә ия булу өчен зур тырышлык куйды. Анастасия Чернышова, Артур Корчагин, Фәридә Ибраһимова, 3нче санлы мәктәп базасында оешкан "Мәктәп Медиаүзәге" әгъзалары "Республика конкурсында жиңү яулап бер миллион сум күләмендә...

Шәһәрдәге өченче, дүртенче санлы мәктәпләрдә һәм икенче лицейда бүген "LEGO-Робот" түгәрәкләре эшли. Узган уку елында Балалар һәм яшүсмерләр йорты коллективы мондый мөмкинлеккә ия булу өчен зур тырышлык куйды.

Анастасия Чернышова, Артур Корчагин, Фәридә Ибраһимова,

3нче санлы мәктәп базасында оешкан "Мәктәп Медиаүзәге" әгъзалары

"Республика конкурсында жиңү яулап бер миллион сум күләмендә грант откач, бүләкне безгә LEGO-конструкторлата бирделәр. 15 комплектны без өч мәктәпкә бүлеп бирдек. Без кечкенә вакытларда ук уйнап үскән конструкторлар бүген заманчалаштырылды. Хәзер "робот техникасы" ярдәмендә комплектка төрле электрон мөмкинлекләр өстәлде, балалар шулар ярдәмендә ни генә ясамыйлар!"-ди Балалар һәм яшүсмерләр йорты директоры Степан Спиридонов.

"Робот техникасы"ның нигезендә "робот" сүзе ята, аны беренче тапкыр 1920 елда язучы Карел Чапек үзенең "Р.У.Р" ("Россумские универсальные роботы") дип исемләнгән фәнни-фантастик пьесасы өчен уйлап таба. LEGO-бик тә үзенчәлекле һәм универсаль констуктор. Шәһәр мәктәпләрендә укучылар шөгыльләнә торган бу уенчыклар LEGO MINDSTORMS дип атала һәм аларның мөмкинлекләре чиксез. Төрле интеллектуаль датчиклар һәм сенсорлар ярдәмендә робот билгеле бер эшне башкара: чикләнгән территориядән чыкмый йөри, төрле төстәге фигуралар арасыннан кирәклесен сайлап жыеп бирә, бии… һәм башка бик күп төрле биремнәрне үти ала. "Без бәрелми генә киртәләрне читләтеп үтеп китүче машина ясап карадык. Күптән түгел генә заманча жырлап-биюче робот-әбиләребез район мәдәният йортында чыгыш ясады",-ди 3нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы Никита Шипков. Агымдагы уку елында әлеге түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр Яр Чаллы шәһәрендә республика күләмендә үткән бәйгедә катнашып кайттылар. "2013 ел-Елан елы булганлыктан, конкурска без робот-елан ясап алып бардык. Аның бурычы үзенә кул сузучыларны "тешләү" иде. Шунда ук башка шәһәр һәм районнардан килгәннәрнең эшләрен дә күзәттек. Үзебез өчен күп яңалыклар белдек. Судоку кроссворды чишүче робот беренче урынга лаек булды",-ди 2нче лицейдан килеп шөгыльләнүче Илдар Шафыйков. Укучылар эшли торган LEGO MINDSTORMSның берничә төре бар. Мамадышлылар конструкторның икенче версиясен куллана. "Киләчәктә яңа версияләрнең мөмкинлекләрен дә үзләштерү турында хыялланабыз",-ди өченче мәктәптәге түгәрәк җитәкчесе Алмаз Камалеев. Ә бу юнәлештә яңалыклар инде бүген үк бар.

2013 елның 4нче гыйнварында LEGO MINDSTORMS өченче версияне тәкъдим итте.

Техник характеристикасы:

Процессор-ARM9 (NXT 2.0 конструкторындаARM7 иде)

FLASH хәтер-16 мегабайт

Оператив хәтер-64 мегабайт

Операцион система-Linux

Киңәйтелү слоты-SD

USB 2.0

Bluetooth 2.1

4 керү порты һәм 4чыгу порты

LEGO-Роботларга без уенчык итеп кенә карасак та, ул укучыларның фикерләү дәрәжәсен, фантазиясен, моторикасын һәм логик фикер йөртүен үстерүгә ярдәм итә. Һәр дәрес-ул яңа ачышлар һәм яңа белемнәр. LEGO-конструктор белән шөгыльләнүчеләр үзләренең һәр тәҗрибәләренә сокланалар. Яшь "LEGO-Роботчылар"га яңадан-яңа киңлекләр ачылуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X