Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Оста куллар

Матурлык тудырабыз

Нинди дә булса бәйрәмгә барырга җыенасызмы? Сезнең алда торган төп проблема-ул кием мәсьәләсеме? Бу очракта без сезгә ярдәмгә килә алабыз: үз кулларың белән килешле, матур итеп күлмәк тегәргә өйрәтүчене таптык. Зилә Хәбибуллина, Алина Митрофанова, Ксения Клинова, 3нче санлы мәктәп базасында оешкан "Мәктәп Медиаүзәге" әгъзалары Бер төрле киемнәр белән тулган киштәләр...

Нинди дә булса бәйрәмгә барырга җыенасызмы? Сезнең алда торган төп проблема-ул кием мәсьәләсеме? Бу очракта без сезгә ярдәмгә килә алабыз: үз кулларың белән килешле, матур итеп күлмәк тегәргә өйрәтүчене таптык.

Зилә Хәбибуллина, Алина Митрофанова, Ксения Клинова,

3нче санлы мәктәп базасында оешкан "Мәктәп Медиаүзәге" әгъзалары

Бер төрле киемнәр белән тулган киштәләр арасыннан йөрүдән, сезнең таләпләргә җавап бирердәй күлмәк эзләүдән туйгансыз икән, аны үзегез тегә аласыз. Моның өчен шәһәрдәге 4нче санлы мәктәптә бер хезмәт дәресендә булып чыгу да җитә. Без килгәндә 11нче сыйныф кызларына укытучылары Наталья Юрьевна Кекишева яңа тема аңлата иде. Бүген укучылар күлмәк тегү өчен үлчәмнәр алуны өйрәнә... Барлык кораллар эшкә җигелде, үлчәмнәр алынды, тукыма киселде. Инде машина артына утырып, тегү эшенә керешергә була. 4нче санлы мәктәпнең тегү машиналары бераз искерәк булып чыкты. Тик монда борчылырга урын юк. Әгәр сез заманча, кыйммәтле машина үзе тегә дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. Әбиләрегездән калган машинадан арынырга ашыкмагыз! Бу борынгы җайланма, белгәнегезчә, кешелеккә гасырлар буе хезмәт иткән, әле тагын шулкадәр үк эшлиячәгендә дә шик юк. Белгечләр тегәргә өйрәнү өчен нәкъ менә шушы техниканы иң уңайлысы дип саный.

Тегү машиналарын XVIII гасырның икенче яртысында уйлап табалар. Иң беренче җайланмалар кул белән эшләнгән атламнарны тулысынча кабатлавы белән аерылып торган. Ә 1814 елда Австрия тегүчесе Йозеф Мадерспергер бер башында тишекле энәне уйлап таба. Берничә елдан соң Фишер, Гиббоне, Уолтер Хант, Элиас Хоу һәм башка галимнәр атламнарны тишекле энә ярдәмендә барлыкка китерү өстендә эшли башлыйлар.

Нәкъ менә шушы техникалар ярдәмендә мәктәп укучылары хезмәт дәресләрендә төрле кием-салымнар тегәләр дә инде. "Төрле мәдәни чаралар өчен киемнәр тегәбез. Безнең тарафтан эшләнгән күлмәкләр белән укытучыларыбыз район мәдәният йорты сәхнәсендә дә чыгыш ясадылар. Кар кызы костүмы, татар милли күлмәкләре-бар да үзебезнеке",-ди 11нче сыйныф укучысы Руфинә Сәлимова, үзләренең иҗат җимешләрен күрсәтеп. Ә 10нчыда укучы Алинә Сөнгәтуллина "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә катнашу өчен махсус күлмәк теккән. Анда шул киеменнән "Конферанц" номинациясендә чыгыш ясаса, безнең өчен дәртле бию дә беп күрсәтте.

Дөньядагы беренче автоматлаштырылган тегү фабрикасы 1830 елда Бартелеми Тимонье ача.

Шулай итеп, дәреснең узганын сизми дә калдык. Шул кыска гына вакыт эчендә без үлчәм алырга, кисәргә һәм тегү серләренә дә төшенергә өлгердек. Шулай ук тиз арада мондый эшләргә өйрәнергә теләүчеләргә 4нче санлы мәктәпнең хезмәт укытучысы Наталья Кекишева белән танышырга тәкъдим итәбез.

Тегәргә өйрәнәсез икән, уңай яклары бик күп булачак: үз кулларың белән җитештерелгән киемнең гәүдәңә ятып, килешеп торуыннан ләззәт алу; кием мәсьәләсендә иң якты хыялларыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге (бүген, XI гасырда тегү машиналарының, тукымаларның һәм фурнитураларның йөзләгән төре бар, бары кулыңны һәм фантазияңне эшкә җигәргә генә кирәк); иҗади эшчәнлекнең үсүе, чөнки бу эшкә тотынсаң, рәссам да, "төзүче" һәм тегүче дә булырга туры киләчәк; дәресләрдән буш вакытларны файдалы үткәрү; кунакка, бәйрәм-кичәләргә бару өчен яңа, матур, үзенчәлекле кием.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев