Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Оста куллар

Компьютер ярдәмчеләре

Бүгенге тормышны без компьютердан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Тик заманча техника ватылмый гына тормый, ә аны төзәтү бар кешенең дә көченнән килми. Мондый очракларда без шәһәребездәге 2нче санлый лицейга мөрәҗәгать итә алабыз. Айгөл Мөхәммәтҗанова, Елена Злыднина, Алсу Фәтхуллина, 3нче санлы мәктәп базасында оешкан "Медиаүзәк" әгъзалары Без 2нче лицейның мәктәп...

Бүгенге тормышны без компьютердан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Тик заманча техника ватылмый гына тормый, ә аны төзәтү бар кешенең дә көченнән килми. Мондый очракларда без шәһәребездәге 2нче санлый лицейга мөрәҗәгать итә алабыз.

Айгөл Мөхәммәтҗанова, Елена Злыднина, Алсу Фәтхуллина,

3нче санлы мәктәп базасында оешкан "Медиаүзәк" әгъзалары

Без 2нче лицейның мәктәп остаханәсенә кергәндә, егетләр барысы да ремонт эшләре белән мәшгуль иде. Бүген биредә 9-10нчы сыйныфларда белем алучы 6 укучы шөгыльләнә. Барысы да уку елы башында, компьютер техникаларын ремонтлау остаханәсе ачылганда, үз теләкләре белән килгәннәр. Мондый катлаулы эшнең нечкәлекләренә аларны остаханә җитәкчесе-лицей директорының мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча урынбасары Илдар Хәйруллин һәм информатика укытучысы Айрат Сафин өйрәтәләр. Алар әйтүенчә, укучылар тиз арада барлык катлаулы эшләрне башкарырга өйрәнгәннәр.

Мәктәп остаханәсе ICL компаниясе белән хезмәттәшлек итә. Россиядәге иң эре системалы әлеге модераторга мәгълүмати технологияләр буенча дөнья лидеры булган Fujitsu корпорациясе яңа технологияләргә һәм эшләнмәләргә юл ача. Ә лицейдагы остаханәнең ICL җитәкчелеге белән килешенүе бар: монда шөгыльләнүче сәләтле балалар Казан шәһәрендәге компьютер техникасы заводына экскурсия ясый алалар, шулай ук аларның киләчәктә компания юлламасы нигезендә югары уку йортына кереп, шунда ук эшкә урнашу мөмкинлеге бар. Яшь осталар арасында алга таба шул юнәлештә китү турында хыялланучылар бар. Ә лицей педагоглары бу укучыларның уй-теләкләре тормышка ашачагына бер дә шикләнми. "Үзебезнең уку йорты базасында мондый остаханә оештыра алуыбызга бик шат. Бүген, компьютер заманында, лицейда берничә дистә компьютер техникасы. Алар ватылган очракта бездә техниканы кая булса да ремонтка җибәрү проблемасы тумый. Барысын да үз укучыларыбыз җиренә җиткереп башкарып чыга. Остаханә, шулай ук анда шөгыльләнүчеләр безнең ышанычыбызны акладылар",-ди лицей директоры Салават Гыймранов. Осталар белем бирү йортының проблемаларын хәл итеп кенә калмадылар, районыбызның башка мәгариф учреждениеләренә дә андый кыенлыклардан чыгу юлын җиңеләйттеләр. Бирегә алар да ватылган техникаларын алып киләләр һәм гарантияле ремонт белән кайтып китәләр. Кыскасы, заман техникасына ремонт таләп ителгән теләсә кем бирегә мөрәҗәгать итә ала. Остаханә әгъзаларының планнары-киләчәктә күрше-тирә районнарга да хезмәт күрсәтә башлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев