Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мамадыш кухнясы

“Яңа ел” салаты

Моңа кадәр төрле камыр ризыклары белән "сыйланган" булсак, бүген бераз искәрмә ясарга булдык. Ни дисәң дә, Яңа ел якынлашып килә бит. Без бәйрәм табыны өчен үзенчәлекле ризыклар әзерләүгә керештек. ЛАНДЫШ ШӘЙХЕТДИНОВА Сәхифәбезнең "кунагы"-район кулланучылар җәмгыятенең салат цехы мөдире Римма Җиһаншина. Җәмәгать туклануы өлкәсендә 1984 елдан эшләп килүче остазым белән бергәләп...

Моңа кадәр төрле камыр ризыклары белән "сыйланган" булсак, бүген бераз искәрмә ясарга булдык. Ни дисәң дә, Яңа ел якынлашып килә бит. Без бәйрәм табыны өчен үзенчәлекле ризыклар әзерләүгә керештек.

ЛАНДЫШ ШӘЙХЕТДИНОВА

Сәхифәбезнең "кунагы"-район кулланучылар җәмгыятенең салат цехы мөдире Римма Җиһаншина. Җәмәгать туклануы өлкәсендә 1984 елдан эшләп килүче остазым белән бергәләп (мин үзем дә, өйрәнеп, отып калу максаты белән, аңа ярдәм иттем) бу салатны тиз арада өлгерттек.

Берничә каттан әзерләнә торган ризык бик тәмле килеп чыкты. Иң элек тәлинкәгә салат яфраклары тездек. Аның өстенә юка гына саламлап туралган пекин кәбестәсе салдык. Аннан соң кыздырылган эре кисәкләргә турап, көнбагыш һәм зәйтүн маенда (50/50 процент исәбеннән) кыздырылган шампиньон гөмбәсе салына. Шуның өстенә махсус әзерләнгән соус сибеп чыктык. Аның составында ике пешкән йомырка сарысы, 1әр чәй калагы горчица һәм лимон согы, 2 аш калагы зәйтүн мае, 2 тырнак сарымсак, тәменчә тоз белән борыч. Чираттагы катлам-озынчалап турап, ак майда суган кушып кыздырылган тавык ите. Болай эшләгәндә ит күпкә тәмлерәк була. Алга таба саламлап туралган кыяр җәябез. Кайнаган тозлы суда 3-4 минут пешерелгән креветкалар тезәбез. "Чили" помидорларны дүрт өлешкә бүлеп куеп чыгабыз. Иң өске катлам-шакмаклап турап, майсыз табада кыздырылган батон. Алдан әзерләнгән соусны сибеп чыкканнан соң, табынга куяр алдыннан бераз гына тоз сибәбез.

PS. Хөрмәтле газета укучылар! Яңа ел бәйрәмнәре якынлашканда сез дә үзегезнең "фирменный" блюдоларыгыз турында сөйләгез. 3-15-01, 3-17-65 телефон номерларына шалтыратып хәбәр салсагыз, сезнең ризыклар белән башкаларны таныштыру өчен шунда ук килеп җитәрбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев