Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мамадыш кухнясы

“Каприз” торты

Яңа ел табынына тәм-томнар әзерләвебезне дәвам итәбез. Зәвыклы салатлардан соң чәй янына кую өчен үзенчәлекле торт әзерләргә безне шәһәрдәшебез, район кулланучылар җәмгыяте кондитеры Резедә Шакирова өйрәтте. ГӨЛНАЗ МӨХӘММӘТҖАНОВА "Каприз"-Резедә ханымның иң яратып пешерә торган ризыкларыннан берсе. Гомерен шушы өлкәгә багышлаган, өйдә дә, эштә дә иң тәмле һәм үзенчәлекле ризыклар гына...

Яңа ел табынына тәм-томнар әзерләвебезне дәвам итәбез. Зәвыклы салатлардан соң чәй янына кую өчен үзенчәлекле торт әзерләргә безне шәһәрдәшебез, район кулланучылар җәмгыяте кондитеры Резедә Шакирова өйрәтте.

ГӨЛНАЗ МӨХӘММӘТҖАНОВА

"Каприз"-Резедә ханымның иң яратып пешерә торган ризыкларыннан берсе. Гомерен шушы өлкәгә багышлаган, өйдә дә, эштә дә иң тәмле һәм үзенчәлекле ризыклар гына әзерләргә күнеккән ул. Сатып алучылар үз итсен, яратып ашасын өчен, ризыкларны һәрвакыт төрләндерергә, яңаларын уйлап табарга тырыша. Үзенең "иҗат җимешләрен" тәкъдим итеп, берничә мәртәбә республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә җиңүгә иреште. Безнең сәхифәбез өчен пешергән торты да газета укучыларыбызга ошар дип ышанам. Ничек әзерләргә кирәклеге турында кондитер үзе сөйләде: "200әр грамм шикәр комы белән маргаринны (аның урынына сыер мае куллансаң да ярый) яхшылап болгатабыз. Шуңа 3 йомырканың сарысын аерып алып салабыз да, тагын яхшылап болгатабыз. Шуңа 3 аш кашыгы сөт өсте яки кефир, уксус белән сүндерелгән 1 чәй кашыгы сода салына да, 3-3,5 стакан он сибеп, камыр басыла. Әзер камырны 3 кисәккә бүлеп, аерым-аерым табаларда пешерәбез. Суынгач, кырыйларын тигезләп кисәсе. Аннан тортның кремын әзерлибез. 200әр грамм сөт өсте, сыер мае һәм шикәр комы салып яхшылап болгатабыз. 300 грамм караҗимешне кайнар суга салып, 5 минут пешереп аласы да, төшен алып, иттарткычтан әйләндереп, кремга кушып болгатасы. Барлыкка килгән кремны тортның һәр катламына, кырыйларына сылыйбыз. Коржларны кискәннән калган камырны ваклап, тортның өстенә һәм кырыйларына сибеп чыгабыз. Өстен ничек телисез, шулай бизәргә була. Шуның белән чәй ризыгы әзер. Бәйрәмнәрегез күңелле, табыннарыгыз мул булсын. Яңа ел белән!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев