Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мамадыш кухнясы

5 йомыркадан 400 пилмән

Кыска гына вакыт эчендә шулкадәр ризык әзерләү серләренә шәһәрдәшебез Луиза Мисбахова өйрәтте. Аның рецепты буенча ясалган пилмәннәр, беренчедән, купмый, икенчедән, пешерергә куйгач онытылып китеп озаклап кайнап утырса да җебеми икән. "Бу ризыкны шулкадәр дә яратып әзерлим, көтелмәгән кунак килеп керсә дә бик уңайлы бит, һәрвакыт запаслы торуың яхшы. Тәмле ризыклар...

Кыска гына вакыт эчендә шулкадәр ризык әзерләү серләренә шәһәрдәшебез Луиза Мисбахова өйрәтте. Аның рецепты буенча ясалган пилмәннәр, беренчедән, купмый, икенчедән, пешерергә куйгач онытылып китеп озаклап кайнап утырса да җебеми икән.

"Бу ризыкны шулкадәр дә яратып әзерлим, көтелмәгән кунак килеп керсә дә бик уңайлы бит, һәрвакыт запаслы торуың яхшы. Тәмле ризыклар пешерергә оныгым Ислам булыша. 7 яшендә генә булса да, бар эшне миннән күреп өйрәнергә тырыша. Пилмәннәрне һәрвакыт аның белән бергәләп ясыйбыз,-ди хуҗабикә.-Пилмән өчен фаршны һәркем үзе теләгәнчә әзерли ала. Ә камыр өчен нибары 5 йомырка кирәк. Шуларны яхшылап болгатасың, аннан 3 аш калагы су салып тагын болгатасың да он кушып, йомшак кына итеп басасың. Озак басарга ярамый, камыр чәк-чәк камырыннан аз гына катырак булырга тиеш. Әзер камырны кунада калдырып, өстенә савыт каплап биш минут тотасың. Аннан кечкенә җәемнәр булырлык итеп, 2-3 кисәккә бүләсең. Берсен җәйгәндә башкалары кипмәсен өчен өстен каплап куярга кирәк. Ике миллиметр калынлыкта калганчы җәясең һәм түгәрәкләр кисәргә керешәсең. Моның өчен мин балалар кибетләрдән яратып ала торган "киндер-сюрприз" эчендәге кечкенә савытның авызын кулланам. Диаметры 2,5-3 сантиметр булган әзер түгәрәкләргә күбрәк итеп ит салып, пилмәннәрне ясыйбыз. Калын итеп җәелгәнлектән, бөргән вакытта камыр юкара, пилмәннәр бик сыйфатлы, нәфис, җыйнак килеп чыга".

Кунакчыл, тәмле телле хуҗабикәнең табынында тагын бер үзенчәлекле ризык игътибарны җәлеп итте. Бакчасында алмасы булган кеше алмадан как әзерләми калмый торгандыр. Алмаларны җыеп пешерәсең дә, дуршлаг аша чыгарып, табаларга җәеп, кояшта киптерәсең. Кышка татлы ризык әзер. Ә менә аның кагы бөтенләй башкача әзерләнгән һәм тәме дә телеңне йотарлык. "Быел бакчамдагы бер генә бөртек алмамны да әрәм итмәдем. Алмаларны яхшылап юып, дүрт кисәккә бүлеп үзәген алганнан соң, кәстрүл төбенә ярты стакан су салып салмак утка пешерергә куясың. Кайнап чыккач, тәменчә бераз гына шикәр комы өстәп, тагын биш минут кайнатасың. Дуршлагтан сөзгәч, газга кәстрүл белән су кайнатырга куясың" аның өстенә таба утыртасың. Таба су кайный торган савытны тулысынча, кырыйлары ачык калмаслык итеп капларга тиеш. Су кайнап чыккач, табаны майлап, әзерләнгән как чималын юка гына итеп җәясең. Су акрын гына кайнап утыра, пар табаның стеналарын җылыта, как кибә бара. Менә шул рәвешле 3-4 сәгать утыргач (акрын утта торгач, газ да күп тотылмый), как әзер була. Бик йомшак, тәмле, сусыл, һәркемнең теше үтәрлек как килеп чыга".

Луиза ханым әлеге ике ысул белән 100дән артык таба как эшләгән. Пилмән белән как бик тә үзенчәлекле, "фирменный" булып чыкты. Әзерләп карагыз, үкенмәссез. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев