Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Рәссам гашыйклыгы

Исеме дөнья күләмендә билгеле рәссам Рубен Новрузян Мамадышның христиан зиратындагы часовнясын бизәүгә алынган. НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА Ак җирлектә ачык, төсле буяулар белән ясалган Библия сюжетындагы изгеләрнең уйчан йөзләре пәйда була... Рәссам Рубо (авторның псевдонимы) үз энергетикасын, дөньяга карашын тормышта шулай куллана. Эшне яз көне тәмамларга исәпли. Мамадышлылар изге сурәтләрне тиздән үзләре...

Исеме дөнья күләмендә билгеле рәссам Рубен Новрузян Мамадышның христиан зиратындагы часовнясын бизәүгә алынган.

НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА

Ак җирлектә ачык, төсле буяулар белән ясалган Библия сюжетындагы изгеләрнең уйчан йөзләре пәйда була... Рәссам Рубо (авторның псевдонимы) үз энергетикасын, дөньяга карашын тормышта шулай куллана. Эшне яз көне тәмамларга исәпли. Мамадышлылар изге сурәтләрне тиздән үзләре күреп бәяләрләр, илһамланырлар. Тәмамланмаган рәсемнәрдән хәзер үк күзне алып булмый. Зират часовнясында болай да дөнья мәшәкатьләрен онытасың, мәңгелек турында уйларга биреләсең, ә әлеге образлар җанга тынычлык өсти. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы, Изге Ксения Римляныня чиркәве настоятеле, протоиерей Димитрий Морозов фатихасы белән берничә ай элек биредәге уникаль эшне дәрәҗәле һөнәр остасына йөкләргә карар кылалар. Рубен Новрузян үзвакытында Ереванда сәнгать мәктәбе, училище һәм сәнгать академиясен тәмамлаган. 1988нче елдан башлап Әрмәнстанда, Россиядә, Татарстанда, АКШта, Нидерландта, Уругвайда үз күргәзмәләрен оештырган. Гаиләсе белән Яр Чаллыда гомер кичерә. Шәһәребезгә аны нәкъ менә шушы эш китергән. Дөнья күргән рәссамның Мамадышны башкалар белән чагыштырырлыгы бар. Рубо анда үз ватанындагы тау пейзажларының кайтавазын, чал тарихтан килгән буыннарның көмеш чылбырын, йолаларның дәвам итүен күргән. Яңа елга урамнарга ясалган сыннарга да чиксез соклана, аларда балаларның рухи үсеше өчен бик әһәмиятле игелеклелек һәм илаһият билгеләре күрә рәссам. "Мамадышлылар матурлыкны яраталар, аны һәркайда тудырырга омтылалар. Биредә бар нәрсә табигый һәм мәхәббәт белән өретелгән, минем дә аларга кушыласым, иҗат итәсем килә!"-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев